Бакырны Кытайда коячакбыз: кытайлар белән уртак предприятие төзеләчәк

Россия статистикасы санкцияләр басымы астында формалаша. «Норникель» компаниясе президенты Владимир Потанин, санкцияләргә кадәрге чор белән чагыштырганда, керемнәренең 20 процентын югалтуларын әйтте. Чит илгә чималны озатып була (арзанрак бәягә гадәттә), әмма акчасын кайтару мөшкел. Проблемадан котылу өчен, олигарх бакыр кою заводын Кытайга күчерергә ниятләүләрен әйтте.

Бу мисал ачык күрсәтә: импортны алыштыруга караганда җитештерү куәтләрен чит илләргә күчерү җиңелрәк. Потанин планы Күк асты илендә кытайлар белән уртак предприятие төзеп, мондагы чималны шунда ташуны күз алдында тота. Акча күчереп мәшәкатьләнәсе юк, чимал гына илтәсең. Ни өчен заводны Россиядә эшләтмиләр, шулай отышлырак бит, өстәмә кыйммәт тә, салымнар да үзебездә кала дигән сорауның җавабы бер генә: җитештерү модернизацияләү тәэмин итә, ә аның өчен кирәкле җиһазларны чит илләрдән китертү мөмкин түгел.

Бер елга якын элек бездә мәсьәләгә башка караш яши иде. 2023 елның 23 июлендә Премьер-министр Мишустин әфәнде, Норильск шәһәренә барып, андагы җитештерү объектларын караган һәм бакыр заводын үзгәртеп коруны тизләтергә әмер биргән иде. Ул чакта ук предприятие кыенлыклар кичерә: Көнбатыш җитештерүчеләре җиһазлар сатудан баш тарта, ә яңа җиһазлардан башка гына модернизация мөмкин түгел иде. Соңгы егерме-утыз елда үзебездәге станок төзелеше тармагын җимереп бетерүнең ачысын бер Норильскида гына түгел, бөтен илдә татыйбыз. Мишустин килгәндә үк, заводны яңартуның баштагы планыннан баш тартканнар иде инде. Зәгыйфьрәк икенче технологик чишелеш эзләнде, анысын да бары тик 2027 елга гына хәл итеп булыр дигән фикер өстенлек алды. Премьер-министр моның белән килешмәде: «Миңа 2027 ел озак булып тоела. Владимир Олегович (Потанин) – сәләтле кеше. Ышанам, барысын да күпкә тизрәк башкарып булыр», – диде. Хөкүмәт тарафыннан һәртөрле ярдәм вәгъдә ителде. Ләкин күрәбез: импортны алыштыру (бу очракта кирәкле җиһазларны үзебездә җитештерү) алай гади эш түгел. Коймак пешерү рецепты турында бармый бит сүз. Катлаулы технологияләр хакында. Санкцияләрнең яңа спирале бөтерелү заводны 2027 елга яңарту идеясеннән дә баш тартырга мәҗбүр итә. Иң яхшысы – Кытайга бүләк итү. Алар авызга үзе килеп кергән майлы калҗадан баш тартмастыр, мөгаен.


Фикер өстәү