«Татарстандагы магнит давыллары зур катастрофага китерергә мөмкин…»

Планетадагы турбулентлык социаль тетрәнүләрдә генә түгел, табигать күренешләрендә дә чагыла. Хәзер Россиянең урта полосасында Төньяк балкышын күзәтү беркемне дә гаҗәпләндерми. Күрер күзгә бик матур булса да, планетаның магнит кырында зур үзгәрешләр баруын сөйли бу. Кояшта шартлаулар һәм уртача яки зур куәтлелектәге магнит давыллары булмаган атналар юк диярлек. Алар кеше сәламәтлегенә генә зыян салып калмый, зур техноген катастрофага китерү куркынычына да ия.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре әле һаман да масштаблы су басу нәтиҗәләреннән айнып бетә алмый. Шәрҗә шәһәрендә диңгез булып җәелгән су әле һаман җыелап тора, кешеләр тездән су ерып йөри. Яңгыр суына канализация пычрагы кушылып, начар ис тарала. Үткән кыш буе Согуд Гарәбстаны, Оман кебек илләрдә моңарчы күзәтелмәгән көчле яңгырлар яуды. Су басулар Йәмәндә дә күзәтелде. Оман чүлендә гаять зур күлләр барлыкка килде. Индонезия һәм Кытай масштаблы су басулардан интегә.

Җир шары җир тетрәүләр сериясен кичерә. Аларның саны гына түгел, куәте дә арта. Элек бер елга меңләгән җир тетрәү теркәлә иде, әмма аларны бары тик приборлар белән генә сизеп булды. 22 апрель көнне төштән соң Тайваньда өч сәгать эчендә магнитудасы 3кә тигез булган – 33, 5+ белән билгеләнгән 7 җир тетрәү теркәлде. Утрау әле күптән түгел генә җимергеч тетрәүгә дучар булган иде. 23енә каршы төндә исә 6 баллы селкенү булды һәм тектоник плитәләр селкенү саны бер тәүлеккә 80нән артып китте. Соңгы көннәрдә генә дә Төркия, Коста-Рика, АКШ, Япония һәм башка илләрдә зур магнитудалы җир тетрәүләр күзәтелде. Апрель аендагы куәтле тетрәнүләрнең исемлеген генә бирсәк тә, газета битенә сыеп бетмәс иде.

Вулкан атуларның статистикасы да шаккатмалы. Җир шары мең елларга бер генә тапкыр була торган зур үзгәрешләр чорын кичерә, моңа шик юк.

Кызганыч, кешелек җәмгыяте шомлы күренешләрдән гыйбрәт алмый. Дәүләтләр арасындагы киеренкелек һәм социаль тетрәнүләр югары ноктага омтыла. Польша Президенты Дуда үз илләренең Америка атом-төш коралын урнаштырырга әзерлеген әйтте. Тик НАТО блогы һәм аның башында торган АКШ, никадәр генә куәтле булмасын, дөньякүләм йогынтысын югалтып килә. Үткән атнада Африканың фәкыйрь бер иле Чад Вашингтонга хат юллады. Хатта Америка гаскәрләренә илдән китәргә турыдан-туры әмер бирелә. Бу хакта CNN хәбәр итә. Гыйрак гыйсъянчылары төбәктәге Америка хәрби базаларын янә утка тота башлады. Гыйракның рәсми хакимиятләре дә, фетнәчеләр дә американнарның китүен таләп итә.

 

 

 


Фикер өстәү