Алтын туйларын билгеләп үткән Мингуловлар: Агы да, карасы да булды

Быел алтын туйларын билгеләп үткән Роза һәм Минвазыйх Мингуловлар бергә узган илле еллык гомерләрен илле көнгә генә тиңләгәч, чыннан да бәхетле парлар булганнар, дип уйлап куясың. Аксубай районының Карасу авылында туып-үскән Вазыйх абый белән Роза ханымның искә алып сөйләрлек яшьлек еллары да, матур эшләре дә, үрнәк гамәлләре дә аз түгел.

Вазыйх абый – гомере буе авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән абруйлы шәхес.  Красные Герои, Куйбышев исемендәге колхозларның баш агрономы, «Аксубай» совхозының Түбән Баланда бүлеге агрономы, шул ук хуҗалыкның баш агрономы, «Октябрь» колхозы рәисе, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе булган, соңыннан дуңгызчылык комплексында хезмәт куйган. Вазыйх абыйның саллы хезмәт юлында һәркайсы тирән һәм мактаулы эз калдырган.

– Уңыш сере – тырышлыкта дип уйлыйм, – ди ул. – Мин һәрвакыт халык өчен булсын дип эшләдем, шуңа күрә бар яктан да гел алда булдым. Эшең барганда, агрономлыгы да, рәислеге дә рәхәт аның. Эшеңне белеп эшләсәң, дәрәҗәсе дә була. Минем өйдә утырырга вакытым җитмәде, чөнки гел эзләнүдә булдым. Мәшәкать белән эшләү – шулай ук шатлык ул, һәр эштән тәм табарга була. Колхозларны юкка чыгаруга бәйле авырлыклары да булды. Ләкин мин аларны җиңеп чыга белдем, эшләдек, тырыштык, хезмәт хакларын вакытында биреп бардык, халык та бик канәгать иде. Шуңа күрә гомерем заяга узмады, кызыклы һәм мәгънәле булды. Артка борылып карыйбыз да: «Күр әле, сизелмичә дә узып киткән бит бу», – дибез.

Әле хәзер дә авыл хуҗалыгы тармагындагы яңалыклар, хәбәрләр белән кызыксынып, танышып бара Вазыйх абый.

– Хәзер авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә җайлырак, әйбәт чор, дип уйлыйм. Инвесторлар килгәнче техника бер дә алышынмады бит, хәзер нинди генә техника юк, туфракка күпләп ашлама кертәләр. Ашлыкларны вакытында җыеп алалар, урнаштыралар, – ди ул.

Тик тормыш эш белән генә барса, ямьле булып бетмәс иде. Аны матурлап, мәгънә өстәп җибәрер өчен, җанга якын, кадерле урын булу да кирәк. Шушылай эш дип янып-көеп йөргән елларда Вазыйх абый үз авылы кызы Роза белән гаилә корып, бер-бер артлы өч егет тәрбияләп үстерәләр.

– Без өйләнешкәндә юклык заманы иде, ләкин без юкны да бар итеп яшәргә тырыштык. Гаиләң булгач, эштән өйгә сөенеп кайтасың. Кайтуыңа ашарга-эчәргә әзер. Янда балалар йөгерешеп йөрү – үзе бер шатлык. Менә сез әйттегез дә, күз алдыма эштән кайткач, идәндә дүртәүләп тәгәрәшеп уйнаган матур вакытлар искә төште, – ди Вазыйх абый. – Аннан соң 50 ел дибез, ә бит ул еллар сизелмичә дә узып китте. Безнең тормыш гел кайнау, кайнашу булды. Тыныч кына үз көебезгә яшәгән булмады. Без шуның белән бәхетле дә идек.

– Без икебез дә бик тыйнак, гап-гади гаиләдә туып-үстек, – дип сүзгә кушылды Роза ханым. – Вазыйхны әнисе ялгызы гына үстергән, мин алты балалы гаиләдә тәрбияләндем. Озаклап очрашулар да, купшы туйлар да, балдаклар алышу да булмады. Мине бит Вазыйх абыегыз чаңгы белән килеп алган иде. Шуның өчен безгә күтәрелергә, үзебезгә бик нык тырышырга туры килде.

Вазыйх абыйның уңышлары артында Роза апаның сабырлыгы, ир хакын хаклавы, яраклаша белүе дә тора дип уйлыйм. Чөнки гомер иткәндә аңа бик күп төрле һөнәр алыштырырга, укырга туры килә. Медицина юлыннан киткән кызга тора-бара пионервожатый да, укытучы да, мәктәп директоры да, кадрлар бүлеге хезмәткәре дә булырга туры килә.

– Минем кебек бер ярдан икенче ярга сикергән, шуның кадәрле эш урыны алыштырган кеше районда башка бар микән? Мин гел Вазыйх күләгәсендә, аңа уңайлы булсын дип яшәдем. Ул күтәрелсен, ул булдырсын, авыр булмасын дип, аның эчендә «эредем», – ди Роза апа үзе бу турыда.

Ул үзе дә сайлаган һәр һөнәрендә үскән, хезмәт урынында алны-ялны белми эшләгән, матур уңышларга ирешкән, унҗиде ел картлар йортында эшләп, «Татарстанның атказанган социаль хезмәткәре» дигән дәрәҗәле исемгә ия булган. Мингуловларның икесенең эш стажларын бергә кушсак, 90 елга тула.

– Тормыш бервакытта җиңел генә бармый. Илле еллык гомер эчендә агы да, карасы да була. Вазыйх башка авылга эшкә йөри иде, өйдән иртүк чыгып китә, соң кайтып керә. Мин бик сагына идем. Шул вакытларда бер яктан, каенанам: «Роза, түз, сабыр бул, ялгыз хатын-кызның тормышы матур түгел», – дисә, икенче яктан, үземнең әни: «Өч абыең, бер энеңә дүрт килен була. Шулар арасында син үрнәк булырга тиешсең», – ди иде. Вазыйх белән икебез ике якта укыган чаклар булды. Ләкин без икебез дә түзем була белдек. Рәис хатынының кеше күзенә күренми торган башка мәшәкатьләре дә күп. Колхоз ашханәсе булмагач, Вазыйх килгән һәр кунакны өйгә алып кайта иде. Барысын да көйләп, табын корып каршы алу һәм озату да минем өстә булды, – дип искә алды яшьлек елларын Роза ханым.

Әле бит гаилә җылысын саклыйсы, тупырдап торган өч егетне дә тәрбияләп, аякка бастырасы бар. Хәер, бу яктан аларның күңеле тыныч. Эштә дә, тормышта да уңышка ирешкән Марат, Рамил һәм Алмазлары әти-әниләренең йөзләре кызарырлык сәбәп бирмәгән. Әлеге гаиләдә дүрт фән кандидаты гына бар. Минвазыйх абый да, Роза ханым да икесе беравыздан балаларын хезмәт белән тәрбияләүләрен аерым ассызыклады.

– Без аларның да безнең кебек тырыш булып үсүен теләдек. Эшкә бармак төртеп өйрәткәнебез булмады, алар әти-әнинең эшләгәнен күреп, үзләре тормышка юл алды. Үзебез гомер буе эш дип чаптык, балалар тәрбияләргә вакыт булмады. Шөкер, улларыбыз тырыш һәм тәртипле булды, һәркайсы яхшы эшләрдә эшли. Монысы – безгә дә зур горурлык. Димәк, тәрбия җитәрлек булгандыр, дим. Хәзер инде җиде оныгыбызның уңышына сөенеп торабыз. Алар – безнең гаиләнең алтын фонды. Юбилеебызга барысы да җыелышып кайттылар. Аларга карыйм да зур шатлык кичерәм. Һәм нәкъ менә шул вакытта гомернең юкка узмавын аңлыйсың, – ди Вазыйх абый, горурланып.

Мингуловларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә… Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган хөрмәтләре һәм мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә.

– Минем көнем улларыбызның шалтыратуыннан башлана һәм шулай ук тәмамлана. Бу яктан мин – чыннан да, бәхетле ана, – ди Роза ханым. – Ә гаиләнең ныклыгы хатын-кыз кулында, дип уйлыйм. Сабырлык, ир-атны хөрмәт итү, балалар һәм кешеләрне ярату – гаиләнең нигезе менә шулар. Вазыйх үзе дә – тәвәккәл, тырыш кеше. Күп вакытын эштә уздырса да, гаилә өчен булсын дип тырышты. Бераз шунысы күңелгә тынгылык бирми: балаларга ярату җитәрлек дәрәҗәдә тидеме икән? Без аларга аны тиешенчә биреп бетерә алдыкмы икән? Чөнки без бит гел хезмәттә булдык. Шуңа күрә мин аларны әле дә яратырга, хатыннарына игътибар күрсәтергә өйрәтәм.


Фикер өстәү