Метеоролог Вильфанд Татарстанга кайчан җылы һава торышы килүе турында сөйләде

Ким дигәндә 10 майга кадәр Татарстан халкына һәм Россиянең тулаем Европа территориясендә яшәүчеләргә — Уралга кадәр — җылынуны көтәргә кирәкми. Сәбәбе — төньяк поляр киңлекләрдән бозлы һава агымы. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

Идел буе федераль округында бу көннәрдә температура нормадан 6-9 градуска түбәнрәк булачак. Округның төньяк төбәкләрендә — Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашия, Мордовиядә температуралар минус 5 градуска кадәр җитәчәк. Татарстанда, Самара, Пенза өлкәләрендә — минус 3 тән плюс 3 градуска кадәр, дип хәбәр итә «Интерфакс».

10 майдан соң җылылык көтелә.


Фикер өстәү