Татарстанда 30 градуска кадәр салкыннар көтелә

Алдагы көннәрдә Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Идел буе федераль округында да температура нормадан шактый түбән булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоролоия үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итә. 

Эксперт сөйләгәнчә, бүген Идел буе федераль округы территориясендә температура нормадан югары булган соңгы көн. Киләсе атна башында 30 градуска кадәр салкыннар фаразлана.

«Җомга көнне уртача кышкы температуралар булачак. Көндез температура нормадан 3-4 градуска югарырак. Бу Идел буена һәм Уралга кагыла — бу төбәкләрдә -8, -10 градус салкын булачак. Киләсе атна башында ук температура сигез градуска төшәчәк. Якшәмбе көнне температура нормадан 8-10 градуска түбән булачак», — диде галим.

 


Фикер өстәү