Октябрь ахырында аномаль җылы булачак

Октябрьнең соңгы атнасында Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы фаразлана. Илнең Азия өлешендә һава температурасы тиешле нормадан — 15, Европа территориясендә дүрт градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Киләсе атнада Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә. Европа территориясенә җылы һава массалары – көньяктан, Азия территориясенә Тын океаннан киләчәк», — дип хәбәр итте ул.

Вильфанд сүзләренчә, илнең Азия өлешендәге төбәкләрдә температура тиешле нормадан 10-15 градуска югарырак булачак. Якутиядә һәм Чукот автономияле округында аеруча ачык аномалияләр фаразлана. «Анда көндез 0, төнлә -10..-15 градус салкын булачак», — дип искәртте ул.

Россиянең Европа өлешендәге төбәкләрне дә атна дәвамында һава торышында сизелерлек аномалия көтә. «Анда яхшы һәм уңайлы һава торышы урнашачак. Температура тиешле нормадан якынча дүрт градуска югарырак булачак», — дип хәбәр итте Вильфанд.


Фикер өстәү