ЗАГС хезмәктәре Гөлшат Кәбирова: «Артист та, юрист та булырга туры килә»

18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләре көне. Баш белгеч Гөлшат Кәбированың Казандагы ЗАГС идарәсендә эшли башлавына – 20 ел. ЗАГС хезмәткәре нәрсә белән шөгыльләнә соң ул, дип уйлап куючылар да булырга мөмкин.

– Без белмәгән эш юк, – ди Гөлшат Кәбирова. – Артист та, юрист та, регистратор, педагог, психолог та булырга туры килә. Кирәксә, җырлыйбыз да, шигырь дә сөйлибез.
Язмабыз герое – белеме буенча педагог, моңа кадәр Казанда «Пионерлар йорты»нда эшләгән. Ул елларда милли традицияләргә таянып, үсмерләр, яшьләр арасында «Сөембикә», «Озын толым» бәйгеләрен оештыра. Шунда эшләгәндә сәләтен күреп, ЗАГС идарәсенә чакыралар. Быел дөньялар үзгәреп китте. Пандемия яшьләргә гаилә корырга комачаулык итмәдеме икән?
– Коронавирус инфекциясе дип тормады, өйләнәсе килгән кеше өйләнде, кияүгә чыкты, – ди Гөлшат ханым. – Дөрес апрель аенда, үзизоляция, чикләүләр вакытында авыррак иде. Кайбер парлар алдан билгеләгән туй көннәрен башка вакытка күчерде. Алар соңрак язылышты, үтәсе туйлар барыбер үтте. Минемчә, бу чор яшьләрне сынап кына калмады, араларын да ныгытты. Җәй, көз айларында язылышучылар күп булды. Кыш туйлар сезоны саналмаса да, хәзер өйләнешүчеләр дә аз түгел.
Соңгы елларда кафе-рестораннарда, табигать кочагында узган туйларда да законлы теркәлү оештыралар. Ул үзе бер шоуга әйләнә. Дөрес, монда ЗАГС хезмәткәрләренең катнашы юк икән, алар андый җирләргә бармый, рәсми урыннарда гына язылыштыралар. Яшьләр алдан килеп, теркәлеп, документларны алып китәләр һәм артистлар, тамадалар чакырып бәйрәм ясыйлар. Монысы инде – һәркемнең үз эше.
Хәзер яшьләр күбрәк һөнәр алгач, эшкә урнашкач, акыл туплагач гаилә кора. Кызлар 25 яшьтән соң кияүгә чыга, егетләр 28–30 яшьләрдә өйләнә. 18дә беренче мәхәббәтләре белән кавышучылар бик сирәк.
– Язылышырга гариза тапшырганда ук егет белән кызның үз-үзен тотышыннан ниндирәк гаилә барлыкка киләсен, анда кемнең – баш, кемнең муен буласын чамаларга мөмкин, – ди Гөлшат Кәбирова. – Сөйләшүләреннән, үзара мөнәсәбәтләреннән күренә ул. Ә бүгенге яшьләр турында әйткәндә, алар матур, укымышлы, ачык күңелле…
Өйләнешү өчен билгеле бер датаны сайлаучылар да елдан-ел арта. Быел яшьләр аның өчен 20 февраль, 20 август көннәрен сайлаган. Ул саннар бәхет китерер, дип ышаналар. Кайберсе атна уртасында язылыша һәм пар балдаклы булгач, ЗАГСтан чыгуга, туй күлмәген салып, ял итәргә китә. Шушы көннәрдә 84 яшьлек кияү, 81 яшьлек кәләш тә ЗАГСта рәсми теркәлгән. Хезмәткәрләр моңа да аптырамый. Кавышырга һәм бәхетле булырга беркайчан да соң түгел. «Гаилә бәхете» төшенчәсен 50, 60, 70 ел бергә яшәүчеләрдән дә әйбәтрәк белүче юк. Казандагы ЗАГС идарәсе, башкалада гомер иткән, алтын, зөбәрҗәт һәм башка туйларга җиткәннәрне чакырып, бәйрәм оештыра. Аларга Казан мэры Илсур Метшинның котлавы һәм 3 мең сум акча тапшырыла. Өлкәннәр үзләре дә алтынга тиң киңәшләрен бирә. «Гаиләне саклау өчен бер-береңне ихтирам итәргә, аңлашып яшәргә, сабыр булырга кирәк», – диләр.
Бала тугач, таныклыкны да ЗАГСтан аласың. Гөлшат ханым элеккеге матур, мәгънәле исемнәрнең кире кайтуына шатлана. Сабыйларына Кәрим, Сәмирә, Әминә, Ясминә, Әмир исемнәрен кушучылар байтак икән. Лилияләр, Ләйсәннәр дә шактый. Гомер көзенә җиткәндә исем алмаштырып йөрүчеләр дә була. Алар да бирегә килә. Кыскасы, бу оешмага кешенең туганнан алып якты дөньядан киткәнче гел гозере төшә. ЗАГС хезмәткәрләренең кешегә күренми торган эшләре дә аз түгел. Быел барлык акт язуларын компьютерга кертеп бетергәннәр. Киләсе елдан бердәм системада эшләүгә күчәләр. Без аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Һәркайсына исәнлек-саулык телибез, яратып эшләргә, пар канатлы булып яшәргә язсын!

Фәния Арсланова


Фикер өстәү