Айдар Сәлимгәрәев радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген радио көне. Радио хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

«Радио иң тотрыклы һәм иң кирәкле мәгълүмат каналларыннан берсе булып кала, – диелгән котлауда. – Милли телләрдә эшләүче радиоканалларны тыңлаучылар саны, шул исәптән цифрлы платформаларда да, елдан-ел арта. Бу юнәлештә алга таба да үсеш күрәбез.

Бүген радио тармагында чын мәгънәсендә профессионаллар, җаваплы, иҗади шәхесләр эшли. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә һәрвакыт иң әһәмиятле вакыйгалардан хәбәрдар булып торабыз!

Тормышыгызның барлык «ешлык»ларында бары тик уңай хәбәрләр, илһам, һөнәри уңышлар, тынычлык телим!»


Фикер өстәү