Казанда Бөтенроссия Радио һәм элемтә көненә багышланган Гаилә фестивале узачак

7 майда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Бөтенроссия Радио һәм элемтә көненә багышланган Гаилә фестивале узачак. Чаралар көндезге сәгать 3тә башлана һәм кичке 7гә кадәр дәвам итә. Керү ирекле.

Чара кунаклары өчен остаханәләр, интерактив мәйданчыклар, IT-парк буенча экскурсия, лекцияләр һәм концерт программасы әзерләнгән. Шулай ук фестивальдә катнашучыларны «роботлар сугышы», фиджитал активлыклар, лекторийлар һәм ритм-симулятор буенча ачык турнир көтә. IT-паркның беренче катында открыткалар җибәрү өчен посткроссинг пункты, радиотапшырулар студиясе, күчмә экспозицияләр, дроннар җыю һәм идарә итү буенча мастер-класслар, интерактивлар һәм квизлар булачак. Кунаклар шулай ук радионың барлыкка килү тарихына багышланган фәнни-популяр лекцияне тыңлый алачак.


Фикер өстәү