Бүген Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасы үткәрелә

Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путинның Президент вазыйфасына керешү тантанасы башлана.

Тантананы федераль каналлар туры эфир аша күрсәтәчәк. Чарага бер сәгать вакыт каралган. Владимир Путинның Президент вазыйфасында бишенче срогы башлана, дип яза “Ведомости”.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президентын сайлау 15-17 март көннәрендә узды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Путин Россиянең яңа тарихында рекордлы тавыш (87,28%) җыйды. Сайлаучыларның 77,44 проценты тавыш бирүдә катнашты. Дәүләт башлыгы алты елга сайланды.
Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков моңа кадәр сөйләп үткәнчә, инаугурация гадәттәгечә узачак, әмма билгеле бер үзенчәлекләргә дә ия булачак.
Президент вазыйфасына керешү тантанасыннан соң Хөкүмәтнең отставкага китүе көтелә.


Фикер өстәү