Татарстанда реаль хезмәт хаклары 10,4 процентка арткан

2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 10,4 процентка артты. Бу Татарстанстатның республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладында белдерелгән.

Гыйнвар-февраль айларында уртача айлык номиналь хезмәт хакы 63558,4 сум тәшкил итте, 2023 елның шушы чоры белән чагыштырганда 18,5 процентка артты.

Шул ук вакытта февральдә татарстанлыларның реаль хезмәт хаклары узган елга караганда 10,4 процентка югары булды, әмма гыйнвар белән чагыштырганда 0,2 процентка кимеде.

Февральдә хезмәт хаклары гыйнвар белән чагыштырганда 0,2 процентка һәм узган елга караганда 18,6 процентка артты.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, илдә 2024 елның гыйнварында реаль хезмәт хаклары 8,5 процентка артты, ә 2023 ел нәтиҗәләре буенча гражданнарның булган керемнәре үсеше 5,4 процент тәшкил итте.

 


Фикер өстәү