Казанга Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало килде

Бүген Казанга Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало килде. Казанның халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Африка дәүләте лидеры Казанга Мәскәүдән килде, анда Россия ягы чакыруы буенча Җиңү көне уңаеннан тантаналы чараларда катнашты. Кичә шулай ук Гвинея-Бисау Республикасы Президенты Амару Сисоку Эмбало Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Гамбиягә визиты вакытында, анда Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасында катнашучы илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары саммитында Россия делегациясен җитәкләгән иде, Татарстан Рәисе  Гвинея-Бисау Президенты белән очрашкан иде. Сөйләшү барышында Рөстәм Миңнеханов Мару Сисоку Эмбалоны Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килергә чакырды.


Фикер өстәү