Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территория Советы рәисенә медаль тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Сириус» федераль территориясе Советы рәисе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу KazanForum мәйданчыгында узды.

Әңгәмә барышында талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Татарстанның «Сириус» үзәге белән хезмәттәшлеген алга таба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Елена Шмелевага «ТАССР оешуга 100 ел» медален тапшырды.


Фикер өстәү