Татарстанда сәләтле балалар өчен «Сириус» белем бирү үзәге ачыла

Татарстанда сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итәчәкләр. Моның өчен 336 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәге ачылуга багышланган матбугат очрашуында әйттеләр.

«Казанның талантлар ачык университеты 2.0» оешмасы башкарма директоры Айдар Акмалов сүзләренчә, әлеге үзәк эшчәнлегенең төп максатлары – Татарстанда яшәүче сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларның сәләтләрен үстерү, һөнәри ярдәм күрсәтү һәм алга таба эшкә урнаштыру.

– Профильле программаларның партнерлары арасында Татарстанның алдынгы югары белем бирү йортлары, киләчәктә яшьләрне эш белән тәэмин итәргә әзер оешмалар (КамАЗ, Казан вертолет заводы, «ICL», «Татнефть») һәм башкалар), спорт федерацияләре бар. Киләчәктә бу исемлек артыр дип уйлыйм, – дип сөйләде Айдар Акмалов.

«Дуслык» олимпиада үзәгендә урнашачак «Сириус» мәктәбендә ел саен бөтен республикадан 1000нән артык сәләтле укучы катнаша алачак.

Республика үзәгендә өч өлкәдә – фән, сәнгать һәм спорт буенча 18 фәнни-тикшеренү лабораториясе, уку кабинетлары һәм мәйданчыклары эшләячәк. Көндезге профильле программалар вакытында катнашучылар заманча җиһазларда шөгыльләнәчәк, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап караячак һәм бизнес-бергәлекләр вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итәчәк.

– «Сириус» үзәге тагын бер мөһим бурычны үтәүгә – яшь талантларны үзебездә калдыруга ярдәм итәчәк. Моның өчен без яшьләр белән даими эш алып барырга уйлыйбыз, – диде республика үзәгенең экспертлар советы әгъзасы Игорь Седов.

Бер ел эчендә «Сириус»та 12 смена узачак, ягъни ай саен якынча 140 балага өч төрле юнәлеш буенча белем бирәчәкләр. Аңа кадәр, әлеге мәктәптә катнашу өчен гариза (https://sochisirius.ru/registration) тутырырга һәм экспертлар комиссиясенең карарын көтәргә кирәк. Уку-укыту программаларында 10 – 17 яшь аралыгындагы талантлар катнаша ала.

Беренче белем бирү программасының 1 сентябрьдә башланасын да хәбәр иттеләр. Фәнгә якын торучылар биологиядән белем эстәсә, сәнгать өлкәсен сайлаганнар Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте белгечләре белән баянда уйнау осталыкларын арттырачак. Оештыручылар сүзләренә караганда, укыту программаларында халык уен коралларына игътибар бирелү безнең төбәкнең бер үзенчәлеге булачак.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү