Сентябрьдә Казаннан Истанбулга авиарейслар ачыла

2 сентябрьдән Төркия авиакомпаниясе Казаннан Истанбулга авиарейсларны торгыза. Бу хакта Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренче этапта татарстанлыларга Төркиянең иң зур Истанбул шәһәренә атнасына өч тапкыр очу мөмкинлеге ачыла», — дип искәртә матбугат хезмәте.
Очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга булачак. Рейс вакытларына килгәндәтүбәндәгечә: Казан аэропортыннан 1.55 сәгатьтә очып, 5.50 сәгатьтә Истанбулга барып җитү мөмкин булачак. Истанбулдан кайтканда самолет 21.25 сәгатьтә аннан кузгалып, икенче көнне таңдагы 1.00 сәгатьтә Казанда төшәчәк.


Фикер өстәү