Иртәгә, 28 августта, Татарстанда һава шартларының җитди начарлануы көтелә. Бу хакта республика халкын ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көндез һәм кичен төбәк буенча, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.