Татарстанда көчле җил һәм эссе һава торышы булачак

5 августта, Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, төньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда шулай ук яшенле яңгыр һәм секундына 18 метрга кадәр җил булырга мөмкин. Көндез җылылык 25-30 градуска җитәчәк.

Пәнҗешәмбе, 6 августта, республикада тәүлекнең күп өлешендә явым-төшем көтелми. Көндез температура 28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. Кич белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә.

Җомга көнне, 7 августта, көндез һава температурасы 27-32 градус җылы булачак.

Шимбә көнне, 8 августта, эсселек 21-26 градуска төшәчәк.


Фикер өстәү