Пандемия вакытында дәүләт ярдәмен 760 мең кеше алган

Татарстан Президенты вазыйфасына кандидат Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый штабында “Гражданнарның минималь керемнәрен саклау механизмы” турында экспертлар очрашып сөйләште.

Пандемия вакытында халыкка күрсәтелгән ярдәмнәргә дә тукталды. Киләчәктә дә социаль ярдәмнең башка төрләре булыр дип ышандырдылар. Аеруча балалы гаиләләр дәүләт ярдәмен тойды. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рөстәм Валиуллов сөйләде.

– Республикада 2010 елда социаль түләүләрне 140 мең кеше алса, 2020 елда аларның саны 760 меңгә җитте. Балаларга пособие, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташлама, пандемия аркасында эшсез калганнарга матди ярдәм күрсәтелде, – ди ул.
Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин исә, кече эшмәкәрләрнең проблемаларына тукталды.

– Пандемия вакытында үзмәшгүльләргә 2019 елда түләгән салымнарын кире кайтарылды. 316 меңнән артык ташламалы кредит бирелде. Киләчәктә үз эшен башларга теләүче вуз тәмамлаучыларга, студентларга да ярдәм итәргә җыенабыз, – диде ул.
“Күп балалы әтиләр” оешмасы җитәкчесе Артем Кузнецов исә, гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткереп, башка проблеманы күтәрде. Аны балларына алимент түләмәүче әтиләр борчый. Артем Кузнецов республикада суд приставлары нәтиҗәле эшләми, ди.

– Ирләре алимент түләмәүчеләрнең күбесе авыру бала тәрбиялиләр. Сер түгел – андый бала тугач, ир кеше үзенең көчсезлеген күрсәтә. Гаиләдән китү юлын карый. Нәтиҗәдә – баласы акчага тилмерә. Чираттагы сөйләшүебез әнә шушы ханымнарын кайгыртуга багышлансын иде, – ди ул. Аның үтенече уңай җавап тапты.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү