Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кабан күленең яңартылган яр буе белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов күлнең Камал театры янындагы өлешендә балык тотучылардан балык кабу-капмавы турында да сорашып алды.
Балыкчы абзыйлар үзләренең уңашлары белән мактанышым алдылар.
Рөстәм Миңнеханов та буш вакытларында балык тотарга ярата, социаль челтәрләрдә балыктагы фотоларын урнаштырып тора.