Казан аэропортында очышлар иминлеген тәэмин итү максатыннан һава судноларын кабул итү һәм чыгару буенча вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу хакта Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, Казан аэропорты граждан авиациясе иминлеген тәэмин итү буенча кирәкле чараларны үтәү өчен 11:30 сәгатьтән эшен туктаткан.
Самолет экипажлары, авиадиспетчерлар һәм аэропорт хезмәтләре барлык кирәкле гамәлләрне башкара, чөнки очышларның иминлеге иң югары өстенлек булып тора, дип ассызыкладылар ведомствода.