Нәзимә Закирова: «Спортка 81 яшьтә килдем һәм  ел ярым эчендә 24 алтын медаль яуладым»

Чаллыда яшәүче 83 яшьлек Нәзимә Закирова июнь аенда Сочида узачак Европа чемпионатына әзерләнә. Тимер күтәрәчәк! Пауэрлифтинг белән күптән түгел шөгыльләнә башлаган спортчы дөнья рекорды куярга да өлгергән. Су астында йөзгәне, Эльбрус тавына менгәне бар. 80 яшьлек туган көнендә вертолетта да йөрткәннәр үзен. Көчле рухлы Нәзимә апа яшәү көчен каян ала икән?

Тумышы белән Зәй районының Кәрәкәс авылыннан ул. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни агарту мәктәбендә белем алган. Заманасында мәдәният, мәгариф оешмаларында хезмәт куйган. Хәзерге вакытта Чаллыдагы 65 нче комплекста Ветераннар советын җитәкли. 14 ел инде «Җәүһәр» ансамблендә шөгыльләнә. Аның мәдәният өлкәсендә медальләре күп. Төрле фестивальләр лауреаты да ул. Ә менә спортта бернинди уңышы да булмаган. Автокаладагы «Энергетик» мәдәният сараенда эшләүче элеккеге директор Гөлзада Рзаеева моның  белән килешмәгән. «Нәзимә апа спортта да үзен сынап карасын  әле», – дип, спортчы Фәнис Нуретдиновка әйткән.  Ул исә 81 яшьлек Нәзимә апаны тренажер залына алып барган. Менә шуннан башланган да инде. Бер ай дигәндә, Екатеринбургта узган авыр атлетика  буенча «Алтын тигр» дөнья чемпионатында  төрле яшь төркеме һәм  авырлык категорияләрендә өч алтын медаль алган. Россия күләмендә узган турнирлар, Европа Кубоклары, Татарстанда узган ярышларда  ул – гел беренче урында. Барлыгы 24 алтын медале бар икән. Көмеш, бронза – аныкы түгел. Бүген инде ул – паэурлифтинг буенча халыкара спорт мастеры. Шахмат, йөзү,  өстәл теннисы һәм спортның башка төрләре буенча икенче урыннар алган.

Ярышларга үз хисабына, пенсия акчасына йөри. Сочига барырга  билет алган инде. Юл бәясе 30 меңгә төшсә, взнос өчен 15 мең сум түләргә кирәк. Әле  туклануга да чыгымнар китәчәк.

Иртән сәгать 5 тә торып, башта физзарядка ясый. Йокларга исә кичке 11 дә генә ята. Җәяү йөрергә ярата. Ризыкны талымламый.

– Атнаның һәр көне билгеләнгән. Сишәмбе, пәнҗешәмбе тренажер залына йөрсәм,  чәршәмбе – бассейнга,  җомга дәвалау физкультурасына барам, шимбә скандинавча йөрим. Телевизор караганда, солдатларга оекбашлар бәйлим. Ике кызым һәм оныкларым бар. Атна ахырында вакытымны алар белән бергә үткәрәм. Үзем генә яшим. Ирем Әхәт 93 яшендә бакыйлыкка күчте, – ди Нәзимә апа.

– Тимер күтәрергә каян көч аласыз? – дип тә сорадык аннан.

– Бернинди авырлыгы да юк. Иң мөһиме  – теләк булсын. Алтын медальләр тагып, пьедесталда басып тору ошый миңа. Кубоклар да тапшыралар, – ди спортчы. – Кечкенәдән чаңгы шуып үстем.  Инештә су коендык. Велосипедта йөрдем. Барысы да әкренләп көч биргәндер инде.  Без бит – авыл балалары. 1941 елда дөньяга килгәнмен. Әти сугышта һәлак булган. Безгә  тормышның төбеннән күтәрелергә туры килде.

Үзен бик тәвәккәл кеше дип саный Нәзимә апа. Сәяхәт итәргә, кешеләр белән аралашырга ярата. Эльбрус тавына менгән, Мисырда акваланг белән Кызыл диңгез төбенә төшкән. «Андагы матурлык! Нинди генә балыклар юк», – ди ул, хатирәләрен барлап. 54 яшьтә машина йөртергә өйрәнеп, таныклык алган. «Машинасы булса, йөртер идем әле», – ди.

Нәзимә апа өчен тормышта ак һәм кара полосалар юк. Бары салават күпере төсләрен генә күрә ул. Көч, энергия дә шуннан киләдер, мөгаен.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү