Каным җәл сиңа: черкидән ничек сакланырга?

Җәйнең ямен черки боза. Көтеп алган җәйге чорда бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Берәүләр әлеге канечкеч бөҗәкләрне бар дип тә белми, икенче берләре өчен черки тешләү зур бәлагә әверелә. Белгечләр, черкиләр куркыныч чирләр дә тарата ала, дип кисәтә. Аннан ничек сакланырга? Черки тешләгән урынны кашырга ярыймы?

Әлеге һәм башка сораулар белән табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллинага мөрәҗәгать иттек.

Гөлназ Шәйдуллина

Черки тешләгән урынны нишләтергә?

– Гадәттә, без черки тешләүгә әллә ни игътибар бирмибез. Артык кычытып борчымаса, билгеле. Кайчак черки тешләгән урын шешеп, кызарып чыгарга мөмкин. Аннан куркырга кирәкми, әмма бу очракта тешләнгән урынны яхшылап эшкәртергә кирәк. Иң элек агып торган чиста су яки кер сабыны белән черкинең тәндә калган төкереген юып төшерергә кирәк. Аны фурацилин яки составында спирт булган катнашма ярдәмендә чистартсаң да була. Шешкән урынга туңдыргычтан алынган салкын әйбер яки боз куеп торсаң яхшы. Алга таба черки тешләгән урынга антигистамин гель яки аллергиягә каршы мазь сыларга кирәк. Антигистамин дару эчсәгез дә черки тешләгәннән соң пәйда булган шеш тә, кычытуы да тизрәк бетәчәк.

Черки тешләгән урынны кашырга ярыймы?

– Юк, черки тешләгән урынны кашырга ярамый. Юкса, организмга бактерияләр эләгеп, тешләнгән урын үлекләргә үк мөмкин. Шуңа күрә черки тешләгән урынны бака яфрагы кебек дару үләннәре белән дә капларга киңәш ителми.

Черкиләр кешедәнкешегә чир тарата аламы?

– Черкиләр кешеләрнең генә түгел, хайваннарның, кошларның да канын эчә. Шуңа күрә алар теләсә кайсы тереклек иясендәге чирне таратырга мөмкин. Барыннан да бигрәк черкиләр малярия, Денге бизгәге кебек куркыныч авырулар тарата. Алар аркасында туляремия кебек куркыныч бактериаль чир дә йоктырырга мөмкин. Ул үз чиратында кан тамырларын эштән чыгара. Черкиләр хайваннар арасында очрый торган паразит инфекцияләрне дә тарата ала.

Кайсы очракта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Черки тешләгәннән соң коса башласагыз, температура күтәрелсә, күңел болганса, сулыш алу кыенлашса, тиз арада табибка күренергә кирәк. Черки  авыз, тамак, күз турысын тешләсә, ул тешләгән урын шешеп, үлекләп чыкса, кычытуы 3–4 көннән соң да бетмәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Черкидән ничек сакланырга?

– Җәй көне кул астында һәрчак черкидән саклагыч махсус спрей торсын. Аны урамга чыкканда, бигрәк тә кичке якта сиптереп куярга онытмагыз. Ябык кием дә черкидән сакланырга ярдәм итә. Өйдә москит челтәре булу зарур. Сазлыклы урыннарда булырга туры килсә дә, сак булыгыз. Җыелган суда су керүдән дә тыелу хәерле.

 

Ә сез белә идегезме?

Белгечләр әйтүенчә, черкиләр еш кына беренче һәм дүртенче кан төркемнәре булган кешеләргә һөҗүм итә. Моннан тыш, аларга тир һәм углекислый газ исе ошый. Шул ук вакытта черкиләр күбрәк хатын-кызларны, бигрәк тә йөкле ханымнарны үз итә. Ник дигәндә, аларның тән температурасы югары була. Әлеге канечкеч бөҗәкләр ислемай исенә дә битараф түгел. Алар гормональ үзгәрешләрне дә тиз сизә. Черкине организмны стресстан сакларга ярдәм итә торган кортизол җәлеп итә.

 

Халык медицинасы

Черки тешләгәннән соң кычытуны ничек басарга?

– Бу очракта сода эремәсеннән дә яхшысы юк. Ул бер стакан җылы суга 1–2 чәй кашыгы аш содасы салып ясала. Алга таба шул эремәгә бинт яки марляны манып алып, шуны черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк. 9 процентлы серкә белән ясалган шундый ук эремәнең дә файдасы зур.

– Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе, корвалол белән валокордин кебек тынычландыргыч дарулар да кычытуны баса.

– Черки тешләгән урынга кефир яки каймак сөртеп куйсаң да, нәтиҗәсе озак көттермәс.

– Алоэ, шалфей кебек үсемлекләрне төеп, шуннан чыккан сокны черки тешләгән урынга куеп торсаң, кычытуның эзе дә калмас.

 


Фикер өстәү