Бүген иртән Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешкән. 67 кешегә зыян килгән, шуның өчесе – авыр хәлдә. Әлегә бер кешенең һәлак булуы мәгълүм, дип яза “РБК”.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига бер трамвайның тормозлары тотмый башлау сәбәпле килеп чыккан. Социаль челтәрләрдәге видеодан күренгәнчә, трамвай алдан баручысына килеп бәрелгәнче, бик зур тизлектә баруы сәбәпле, борылышта аздан гына аумыйча кала. Бу вакытта аның ишекләре каерылып чыга һәм ике кеше юлга машиналар көпчәге астына егылып төшә.
Кемерово өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Илья Середюк зыян күрүчеләрнең артуын хәбәр иткән. Кемеровода оператив штаб булдырылган. Аңа шәһәр мэры Дмитрий Анисимов җитәкчелек итә. Медикларның барысын да хастаханәләргә чакырып алганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез