Мин – кирәкле кеше
Таһир Ямалов бик күп һөнәрләре өстенә Казандагы Мәгарифне үстерү институтында аутизм белән авыручы балаларны эшкә өйрәтү өчен махсус белем дә алган. Күптән түгел генә шундый эшләнмәләр ясап мавыккан бер оста белән сөйләшкән идем. Инвалид балалар турында сүз чыккач: «Безнең кулда пычак бит. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау йөзеннән, авырулар белән эшли алмыйбыз, рөхсәт тә юк», – дигән иде ул. Ә Кукмарада, күргәнебезчә, юлын тапканнар.
– Эшли белеп эшләсәң, куркыныч түгел ул. Киресенчә, мондый авыруларны үсендереп җибәрү өчен бик кирәкле шөгыль, – ди Таһир Ямалов. – Без алар өчен махсус бәләкәй пычаклар әзерлибез. Тик кулларына эш коралы тоттырып, нидер эшли башлаганчы, шактый юл үтәсе бар әле. Аларның сүзләренә колак салмыйча ярамый. Эшләргә өйрәтәм дигән булып, үзләре кирәксенмәгән әйберне ясатырга маташу мондый балалар өчен түгел. Башта агачны иснәтеп карыйм. «Бу нинди агач?» – дип сорыйм. «Белмибез», – диләр. «Ылыс исе киләме соң?» – дим. Шундук җанланып китәләр. Чыршы яки нарат икәнлеген аңлыйлар. Башка агачларны да исләреннән танырга өйрәтәм. Тора-бара өйрәнәләр. Шуннан агачны кисә башлыйбыз. Беренче тотынудан ук булдыра алмыйлар, әлбәттә. Үзләре кайтып киткәч, яңадан шундый детальләрне әзерләп куям. Мин моны педагогик яктан ялгыш адым дип санамыйм. Язу дәресләрендә укытучы хәрефләрне дәфтәргә үзе язып куя бит әле. Уйлап карасаң, шул ук әйбер бит инде. Кайберәүләр: «Ник үзең ясап азапланасың?» – диләр. «Алар аны, мин ясадым, дип әйтәчәк, чөнки шул ук детальне башлап үзләре кисеп карады бит», – дим. Тора-бара, чыннан да, кулларыннан эш килә башлый. Авыру балаларның үзләрен дә һәр яклап өйрәнергә кирәк. Кайберләре бик үпкәчел, берәр сүз әйтсәң, еларга тора, икенчеләренә, киресенчә, катырак әйтеп тыңлату үтемлерәк. Әти-әниләре белән бергә эшлибез. «Берәр әйбер эшләп кайтса, ошаса-ошамаса да, мактагыз. Кирәк булмаса да, бик кирәк иде, дип әйтегез», – дим. Алар да тәрбия эшенә тиз төшенә. Төрле әйберләр ясап кайтуларын сорыйлар. Балалар килә дә: «Әниемә монысы, әбиемә тегесе кирәк, абыемның туган көне җитә», – дип, максат куеп эшли башлыйлар. Бу инде – бөтенләй башка дөнья, үзеңне кирәкле кеше дип санау.
Осталар
Ямаловлар гаиләсе белән ЗАГС идарәсенең еллык йомгаклау утырышында таныштык. Фойеда оештырылган күргәзмәдә зур кораб макеты ерактан күренеп, үзенә дәшеп тора. Хуҗалары – диңгезче киеменнән.
«Нечкәбил» бәйгесендә җиңү яулаган ир белән хатынның диңгезчегә «әверелүе» юктан гына түгел икән. Гаилә башлыгы заманында суднода капитан-механик булып хезмәт иткән. Ә агачтан уеп ясалган кораб моделен шул елларны сагынып, искә алып ясаган.
– Әби-бабайларның туган җире – Тукай районындагы Кызыл Байрак авылы. Нәселебездә борын-борыннан агач уеп ясау осталары булганы билгеле. Без – дүртенче буын. Элекке заманнарда ук ясалган йорт кирәк-яракларын кадерләп саклыйбыз, – ди ул.
Бүген ясаганнары да бихисап. Ямаловларда гына түгел, түгәрәккә йөргән һәр укучының өендә киштәләр сыгылып тора икән. Бу инде төрле бәйрәмнәргә, туган көннәргә якыннарына, күршеләренә бүләк иткәннән калганнары.
– Мәктәптә укулар тәмамлангач та, укучыларым көндезге сәгать икеләрдә килеп җитәләр, кичкә кадәр эш кайнап тора, кайтарып җибәреп булмый үзләрен. Кар, яңгыр дип тормыйлар, хәтта 30–35 чакрым ераклыктагы авыллардан да киләләр. Кичә Олыяздан әбисе Арслан исемле оныгын китергән иде. «Бер көн килә алмый калган иде. Бик кайгырды. Мөмкин булса, бүген 7 гә кадәр эшләсен әле», – ди. Эшлим дип торган балага ничек каршы киләсең?
Таһир Мөнирович иҗат үзәгендә судно модельләре ясау, радио белән идарә итү түгәрәкләре алып бара. Балалар белән Балык Бистәсенә, Чаллыга, Әлмәткә ярышларга барып, призлы урыннар алып кайтканнар. Үзе һөнәри осталык буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика бәйгесендә җиңеп чыккан. Бүген ул – югары категорияле укытучы. Хәләл җефете Земфира балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли. Күпбалалы гаиләләргә, ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтә торган «Шанс» оешмасын да җитәкли.
– «Җиһан» үзәгенә бездә тәрбияләнүче балалар да бик яратып йөриләр. Зур үскәч тә онытмыйлар. Мәктәптә укый башлагач, энекәш-сеңелкәшләренә мастер-класслар үткәрәләр. Бүләкләре дә искиткеч матур. Күптән түгел генә курчаклар ясап бирделәр, аларны тирбәтергә бишекләр китерделәр. Бу инде – һөнәрчеләр династиясе дәвам итә дигән сүз, – ди ул.
Бәләкәйдән әтиләре янында эшкә өйрәнеп үскән студент уллары Римхан белән Тимур да туктап калмаганнар. Олысы кисү, уеп ясау эшләрен үз итсә, кечкенәсе әзер эшләнмәләрне бизәү белән шөгыльләнә. Югары уку йортында төзүче һөнәрен үзләштерүче кече уллары: «Хыялыгызда йөрткән агач йортны мин сезгә үзем төзеп бирәм», – дип, әлегә проектлар ясау белән мәшгуль икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез