Газетага язылу

Әсфия Ситдыйкова турында авылдашлары: «Тәрәзәдән карап көтеп торабыз»

Кадыбаш авылында яшәүче Әсфия Ситдыйкова гомер көзенә якынлашса да, өлкән туганнарына, авылдашларына ярдәм итеп яшәргә тырыша. «Әсфия – безнең бертөсле соры, моңсу көннәребезгә ямь өстәүче», – диләр алар.

Әсфия Ситдыйкова турында авылдашлары: «Тәрәзәдән карап көтеп торабыз»
Фото: шәхси архивтан

БЕР ЙОДРЫК БУЛЫП ЯШИЛӘР

«Кешеләргә карата олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булыгыз, яхшылык эшләргә курыкмагыз. Игелекнең үзегезгә игелек булып кайтачагын онытмагыз», – дигән сүзләрне бала вакытыннан ук ишетеп үсә Әсфия. Әтисе Шәрип, әнисе Сара олысы-кечесенә карата бик тә ачык, кешелекле булалар. Алты балаларын – биш кыз һәм бер малайны да – үзләре кебек гади, мәрхәмәтле, эш сөючән итеп тәрбиялиләр.

– Әни озак еллар колхозның яшелчә бакчасында эшләде. Без аңа ияреп йөрдек. Ияреп кенә түгел, яшелчә үстерү серләренә төшендек. Әни бүлеп биргән участоктагы чүпне утап бетермичә өйгә кайту, уйнарга чыгу юк иде, – ди Әсфия апа, балачагын искә алып.

– Әти йомшак күңелле иде. Безгә тырнак белән чиерткәнен дә хәтерләмим. Әни кырысрак булды. Шулай да барыбызны бердәй тигез яратты, – дип дәвам итә ул.

Әсфия – төпчек кыз. Апаларына түгел, абыйсы Рафаэльгә ныграк тартылып үсә ул. Шуңа күрә хатын-кыз эшенә генә түгел, ир-атныкына да өйрәнә. Кулына пычкы тотып утын кисү, аны яру, чалгы белән каерып печән чабу Әсфия өчен берни тормый.

– Әти-әнигә шуның өчен дә рәхмәтле без: барыбызны да укытып, кеше иттеләр, – ди ул.

Иң өлкәннәре Роза апа озак еллар Кадыбаш авыл советында секретарь, почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Айсылу апа – Девятерняда, Фаягөл апа – Кадыбашта китапханәчеләр, Газилә апа – Галидә медицина хезмәткәре, Рафаэль абый гомере буе шофер булып хезмәт куя. Әсфия апа үзе Кадыбаш авыл җирлегендә 30 елдан артык бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Алты туганның дүртесе бүген исән-саулар. Алар хәзер дә бер йодрык булып яшиләр.

– Олыгайган көннәребездә бер-беребезнең хәлен белеп яшәү бик рәхәт, – ди 83 яшьлек иң олы апалары Роза.

– Без бигрәк тә Әсфиябезгә рәхмәтле. Һәр иртәбез телефоннан шалтыратып хәл белешүдән башлана. Аннан озак та үтми, Әсфия ишектән килеп керә. Әле ярый ул бар, дип сөенәм. Сеңлем – картлык көннәремә ямь өстәүче, – ди Роза апа.

УЛ БУЛМАСА, АЯККА БАСА АЛМАС ИДЕМ

– Мин соңгы 12 елда тугыз тапкыр операция кичердем. 2016 елда юл-транспорт һәлакәтендә имгәнеп, җиде ай йөри алмадым. Яшәшәмдә ярый Әсфия булды, – ди авылдашы Асия Мөсифуллина.

Асия белән Әсфия 1 нче сыйныфтан бирле бергә. Балачак дуслыклары гомер буе дәвам итә. Шамил – Әсфия туйларында Асия – Фәһем шаһитлар да булалар. Икесе дә тормыш иптәшләре белән 38 ел бәхетле яшиләр. Ситдыйковлар гаиләсендә – бер, Мөсифуллиннарныкында ике малай үсә. Авыл җирлеге башкарма комитетында Асия апа – урынбасар, Әсфия апа бухгалтер вазыйфаларын башкарганда, дуслыклары ныгый гына. Алар җирлек проблемаларын хәл итүдә, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда ул чактагы авыл башлыгы Илфат Рамазанов белән кулга-кул тотынышып эшлиләр. Лаеклы ялга чыкканнарына күп еллар узса да, хәзер дә апалы-сеңелле кебек алар.

– Олыгаеп барганда дуслыкның кадере тагын да арта икән. Әсфия булмаса, мин катлаулы операцияләрдән соң аякка баса алмаган булыр идем, мөгаен. Ул, көнгә өч тапкыр килеп, мине йөрергә өйрәтте, – ди Асия апа.

– Әсфия – үҗәт, тырыш, төгәл, максатчан, таләпчән ханым ул. Бу сыйфатлар аны бизи генә, – дип дәвам итә.

Хәзер дә бер-берсенә йөрешмәгән көннәре юк. Мич ашлары пешерсәләр, кара-каршы утырып чәй эчәләр, серләшәләр. Җәен Әсфия апаның җиләктән кайтканын Асия апа чәй кайнатып көтеп тора.

– Әсфия кайчан килер инде дип, тәрәзәдән тәрәзәгә йөрим. Икебезнең дә улларыбыз шәһәрдә булгач, ялгызыбызга ямансу. Тормышны тулыландырырга без бер-беребезгә кирәк, – ди Асия апа.

Әсфия апа авыл тормышында да актив катнаша. Авылдашларыннан акча җыюны оештырып, мәңгелек йорт – зиратны тәртипкә китерү өчен кирәк-яраклар сатып алганнар. Исәп-хисап эшләрен алып бара, сәдака бирүчеләрнең исемлеген төзеп, мәчеттә дога кылдыра. Мәдәният йортында уза торган чаралардан да читтә калмый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлек халкы белән бергә хәрбиләргә ярдәм итүдә үзеннән зур өлеш кертә.

– Әнә шундый мәшәкатьләр белән көн арты көн узганын сизмим дә. Кешеләргә булыша, игелек кыла алуым белән бәхетле мин. Көч, егәр, сәламәтлек барында туганнарымны да, дусларымны да ташламам, – ди олы йөрәкле Әсфия апа.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре