Газетага язылу

Артист туе: быелгы «Тантана» республика театр премиясен тапшыру ниләр белән истә калды?

Һәр кешенең яраткан бәйрәме була. Кемдер туган көнен, кемдер Яңа елны түземсезлек белән көтә.

Артист туе: быелгы «Тантана» республика театр премиясен тапшыру ниләр белән истә калды?
Фото: tatarstan.ru

Ә язмышын театрга бәйләүчеләр өчен иң матур бәйрәмнәрнең берсе – «Тантана» республика театр премиясен тапшыру көне. Быел ул 15 нче тапкыр оештырылды.

 «Тантана» – Сабан туе

Йомгаклау чарасы Габдулла Тукай исемен йөртә торган, үз тарихи юлы булган Әтнә татар дәүләт театрында узды. Һәрвакыттагыча дулкынландыргыч, аерым бер мохит бар бу кичәдә. Артистлар андый хисне ике очракта – премьера алдыннан һәм менә шушы «Тантана» чарасында гына кичерәдер.

Быел «Тантана» премиясенә республиканың 23 театрыннан 70 гариза кабул ителгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары, театрларга барып, 2025 елның 1 мартыннан 2026 елның 1 мартына кадәр куелган премьераларны караган. Яшерен-батырын түгел, видеодан гына карап бәяләгән очраклар да бар һәм моны залда утырып карау белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Нәтиҗәдә быел номинантлар исемлегенә 17 театр кергән.

Әтнә театрының тамаша залы республика театрларыннан килгән артистлар белән шыгрым тулы. «Тантана» ул – иң беренче чиратта галиҗәнап театрга хезмәт итүчеләрне очраштыру, берләштерү, үсендерү чарасы да. Тинчурин театры артисты Рөстәм Гайзуллин аны милли бәйрәмебезгә тиңли. «Мин аны авылдагы Сабан туе белән чагыштырам. Анда да бит сыйныфташлар, күршеләр, туганнар җыелып күрешә. Монда да республикадагы барлык театрлардан да диярлек хезмәттәшләр килә. Ел буе һәр коллектив үз казанында кайный. Ә монда очрашып, хәл-әхвәлләрне белешәбез», – ди артист. Рөстәм Гайзуллин өчен быел бик уңышлы ел. «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә (реж. – А. Җаббаров) Байтимер ролен уйнап, ул тамашачыга үзен яңа амплуада ачты. Шәп режиссер белән артистның мөмкинлекләре чиксез икәнен исбатлады һәм икенче пландагы герой булса да, спектакль ахырында 20 минутлык монологы белән халыкны үзенә каратып тора алды, елатты. Нәтиҗә: Рөстәм Гайзуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады. «Бу номинациядә икенче тапкыр җиңүем. 2024 елда «Җилкәнсезләр» спектаклендәге ролем бәяләнгән иде. Икенче тапкыр бирмәсләр, дигән уй да булды. Шулай да күңелдә өмет бар иде. Премиягә лаек булу ул – иҗатта бер этәргеч. Рольне эшләгәндә, «Тантана»га эләгер микән, дип уйламыйсың. Ә инде комиссия киләсен белгәч, күңелдә аерым бер хис туа», – ди Рөстәм Гайзуллин.

Быелгы «Тантана» премиясе Тинчурин театры өчен юмарт булды. Татарстан урамына күчүгә куелган беренче премьера – «Хыял артыннан» спектакленә (реж. – А. Җаббаров) Казан мэрының махсус бүләге тапшырылды. Әлеге премьераны тамашачы бик тиз яратып өлгерде һәм ул аншлаг белән бара. Тик коллектив зур өметләр багласа да, номинантлар исемлегенә кермәгән. «Без бу спектакльне исемлектә күрмәгәч, бераз каушап та калган идек. Мондый бүләк өчен шәһәребез башлыгына зур рәхмәт», – дип белдерде Айдар Җаббаров. «Балалар өчен иң яхшы спектакль» – Тинчурин театрында куелган «Кечкенә мирза» әсәре (реж. – Р. Риманас). Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтовны татар театрын үстерүгә керткән күпьеллык хезмәте өчен Дамир Сираҗиев премиясе белән бүләкләделәр. Театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров Казандагы «Демидов утары»нда Михаил Шолохов әсәре буенча «Судьба человека» моноспектаклен куйган иде. Төп рольне Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды. Һәм әлеге иҗади хезмәт «Кече формадагы иң яхшы спектакль» номинациясенә лаек булды.

Театр халыкка кирәк

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» дип Камал театрында куелган «Сафлык музее» спектакле (реж. – Н. Кобелев) игълан ителде. «Иң яхшы ир-ат роле»нә шушы премьерада төп рольне башкарган Ришат Әхмәдуллин лаек булды. Кемаль образы аша Ришат Әхмәдуллин тамашачыга шулай ук яңа амплуада ачылды, башка рольләреннән аерылып торды.

 – Кемаль образы ул – артист тормышында бик сирәк була торган һәм Аллаһ тарафыннан бирелгән бер бүләк дип саныйм. Һәм бу роль миңа кирәк иде. Режиссер беренче көннән үк: «Ришат, әгәр без бер-беребезне аңласак, эшебез килеп чыгачак. Бик күп нәрсә синнән тора», – диде. Һәм мин аңа ышандым, – ди артист. Бу – аның «Тантана» премиясендә беренче җиңүе. Артист моны үзе өчен 15 еллык иҗади эшчәнлегенә бер нәтиҗә дип кабул итә.

Төрек язучысы Орхан Памук әсәре буенча куелган «Сафлык музее» спектакленең төп номинацияләрнең берсендә җиңүе төрле фикерләр уятты. Гомумән, әлеге спектакльне, анда күрсәтелгән мәхәббәт кыйссасын тамашачылар арасында кабул итеп бетермәүчеләр дә бар. Ришат Әхмәдуллин үзенең шәхси уңышына бик өметләнмәсә дә, «Сафлык музее»ның җиңүгә лаек булачагына алдан ук чын күңеленнән ышанган. «Тормыш шулкадәр төрле, кызык һәм бай. Анда мондый мәхәббәт тә булырга бик мөмкин. Минемчә, бу әсәрне һәм спектакльне тормышка ышанмаган, аның бөтен байлыгын, матурлыгын күреп бетермәгән кешеләр кабул итмидер. Мәхәббәтне төрле яктан татып карау бәхете дә бар кешегә бирелми бит», – ди артист.

Мондый тантаналарда һәрвакыт интрига тудыра торган «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә быел премия «Галия» спектаклендәге (реж. – А. Җаббаров) Зина роле өчен Түбән Кама театры артисты Гүзәл Шәмәрдановага бирелде. Актрисага әлеге номинациядә инде өченче тапкыр бәхет елмайды. Үзе өчен көтелмәгән бүләк дип саный. «Шундый зур номинациягә кабат мине сайларлар дип уйламадым да, – ди артист. – «Галия» спектакле өч новелланы үз эченә ала. Ул тормыштагы чынбарлыкка нигезләнеп эшләнгән. Минем өчен иң мөһиме – сәхнәдә эчкерсезлек. Образымның хис-кичерешләре, уйлары белән алдамыйча яши белүе».

Ә «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»нә Әтнә театрыннан Зөһрә Мөхәммәтгалиева «Яшен» спектаклендәге (реж. – А. Кудиярова) Кабанова роле өчен лаек булды.

Театр тормышындагы тагын бер мәртәбәле бүләк – «Намус һәм тугрылык» премиясе. Аны Кариев театрында эшләүче, гомерен театрга багышлаган аксакал артист Нуриәхмәт Сафинга тапшырдылар.

– Театрларыбыздагы һәр спектакль аншлаг белән уза. Димәк, театр халыкка кирәк һәм алар театр белән яши. Менә шушы бердәмлекне саклыйк, – диде чарада катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов.

Энҗе Шәйхетдинова

«Тантана» республика театр премиясе лауреатлары

«Дебют»:

Азат Җамалетдинов (Бөгелмә театры, «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле өчен);

Илназ Гаффанов (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен).

 

«Иң яхшы эпизодик роль»:

Ирек Гайнетдинов (Буа театры, «Каюм Беренче» спектаклендә Вәли, Фатих, Гаяз рольләре өчен);

Рамил Вафин (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә N иптәш роле өчен).

 

«Курчак театрында иң яхшы актёр»:

Ирина Гайнуллина, Алсу Хайсарова («Әкият» курчак театры, «Снежная королева» спектаклендә Герда роле өчен).

 

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»:

Зөһрә Мөхәммәтгалиева (Әтнә театры, «Яшен» спектаклендә Кабанова роле өчен).

 

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»:

Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры, «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле өчен).

 

«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:

Аманда Гомес (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одилия роле өчен);

Вагнер Карвальо (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле өчен).

 

«Иң яхшы хатын-кыз роле»:

Гүзәл Шәмәрданова (Түбән Кама татар театры, «Галия» спектаклендә Галия роле өчен).

 

«Иң яхшы ир-ат роле»:

Ришат Әхмәдуллин (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль роле өчен);

Роман Ерыгин (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Фома Фомич роле өчен).

 

«Актёрлар ансамбле»:

«Живой город» фондының MON театр мәйданчыгы, «Затворник и Шестипалый» спектакле;

Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;

«Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Маяк» спектакле.

 

«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:

Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле.

 

«Кече формада иң яхшы спектакль»:

«Живой город» фондының Демидов театраль резиденциясе, «Судьба человека» спектакле.

 

«Зур формада иң яхшы спектакль»:

Камал театрының «Сафлык музее» спектакле.

 

«Иң яхшы музыкаль спектакль»:

«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» («Балбаллар») спектакле;

Камал театрының «Башмагым» спектакле.

 

«Эксперимент»:

Минзәлә театрының «Нос. Сон» спектакле;

Әлмәт театрының «И’тальян» («Кьоджинские перепалки») спектакле.

Намус һәм тугрылык номинациясе: Нуриәхмәт Сафин (Кариев театры)

 

Махсус премияләр:

Казан мэры Илсур Метшинның махсус премиясе: «Хыял артыннан» спектакле (Тинчурин театры)

Зәкия Туишева исемендәге махсус премия: Гүзәл Шәмәрданова (Әлмәт театры), Гөлнара Кашипова (Әлмәт театры), Земфира Мөхәммәтшина (Апас театры).

Дамир Сираҗиев исемендәге махсус премия: Марина Корчак, Фәнис Мөсәгыйтов, Рәдиф Кашапов.

Театр эшлеклеләре берлеге премиясе: Раушан Мөхәммәтҗанов.

«Казан» журналы махсус бүләге: Чаллы театры.

«Сәхнә» журналы махсус бүләге: Кариев театры («Позывной – татарин» спектакле)

Сезондагы казанышлар өчен махсус премия: Туфан Имаметдинов, Эльмир Низамов.

Шамил Закиров исемендәге махсус премия: Таһир Габидуллин (Әтнә театрының машина йөртүчесе).

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре