Казанда быел Серов урамындагы инклюзив бульварны төзекләндерү тәмамлана, Ленин бакчасы янында яңа керү юлы булдырыла, Горький паркында тау битендә күзәтү мәйданчыгы, ә «Тәбриз» скверында балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Алберт Шәйнуров сөйләде.
Әлеге дүрт иҗтимагый киңлекне төзекләндерү эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында башкарылачак.
Серов булвары
– Беренче чиратта Мәскәү районында Серов урамындагы инклюзив бульварның дүртенче чиратын тапшырып, эшләргә нокта куярга җыенабыз. Ул 2023 елдан бирле этаплап төзекләндерелә. Быел сулык янындагы территория тәртипкә китерелә, анда элегрәк экосистеманы торгызу эшләре башкарылды һәм 2600 тоннадан артык су төбе катламнары чистартылды. Биредә дүрт күзәтү мәйданчыгы һәм сулык тирәли веломаршрут ясалачак. Восход урамы ягыннан керү юлында яктырткычлы эскәмия-стела урнаштырыла. Биредә инклюзия юнәлешендә эшләр дәвам итә: бульварда күрү сәләте начар кешеләр өчен тактиль күрсәткечләр куела. Куркынычсызлык мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә тора, – диде Алберт Шәйнуров.
Казан мэры Илсур Метшин, үз чиратында, быел төзекләндерү буенча масштаблы планнар тормышка ашырылачагын билгеләп үтте.
– Барлык объектлар да Казан халкы өчен әһәмиятле, чөнки аларны тавыш бирү барышында үзләре сайлады. Кайдадыр без башлаган эшне дәвам итәбез, кайдадыр яңа проектларга керешәбез. Серов урамындагы инклюзив бульварны төгәлләүгә аерым игътибар бирелә. Без бу эштә беренчеләрдән булдык. Россиядә тулысынча әзер инклюзив парклар юк иде. Бик күп эш башкарырга, үзебезгә өйрәнеп, зур юл үтәргә туры килде. Бу территориянең ташландык хәлдә булуын һәркем хәтерлидер. Халык әлеге урынны урап үтәргә тырыша иде. Бүген исә бирегә төрле яшьтәге шәһәр халкы тартыла, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Ленин бакчасы
Алберт Шәйнуров билгеләп үткәнчә, быел Александр Бутлеров һәйкәле янында Ленин бакчасына керү юлын төзекләндерү тагын бер әһәмиятле проект булып тора. Бүгенге көндә ул тиешенчә үз ролен үтәми: җәяүлеләргә биредәге парковка комачаулый икән.
– Проект ярдәмендә юл өслеген яңарту, яңа яктырткычлар, кече архитектура корылмалары урнаштыру һәм өстәмә яшеллек булдыру карала. Профессор Нужин урамында хәрәкәтне оештыру схемасы үзгәрә. Болай эшләгән очракта транспорт агымы җайга салыначак, парковка мәсьәләсе хәл ителәчәк һәм җәяүлеләр өчен яшеллеккә күмелгән уңайлы киңлек барлыкка киләчәк, – диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, әлеге урын системалы якын килүне таләп итә. Чөнки биредә бик күп транспорт хәрәкәте кисешә.
– Бу урынны яңгартырга кирәк. Яңа юл салырга, әйләнә-тирәне яшелләндерергә, агачлар һәм чәчәкләр утыртырга кирәк, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Күзәтү мәйданчыгы
Шулай ук быел Горький исемендәге парк 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилейга яңа күзәтү мәйданчыгы пәйда булачак. Төзекләндерү эшләре «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында алып барыла. Казан мэры Илсур Метшин шәһәрдә мондый төр урыннарга ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.
– Горький исемендәге паркта күзәтү мәйданчыгы булдыру Яңа Савин районын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. «Елмай» паркындагы яки Фукс бакчасындагы кебек мондый урыннар шәһәр халкына һәм туристларга бик ошый. Горький паркының үз матурлыгы бар, шуңа күрә без яңа мәйданчык популяр урын булыр дип өметләнәбез, – диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, Казан – Россиядә беренчеләрдән булып иҗтимагый киңлекләрне яңарту буенча системалы эш башлаган кала. «Илдә төзекләндерүгә кагылышлы яңа алымнар формалаша гына, ә Горький исемендәге паркны без ун ел элек яңарта башладык. Бүген аның кайбер зоналары ремонт таләп итә, әмма Парклар һәм скверлар дирекциясе объектны тиешле дәрәҗәдә тота. Без инде керү урыннарын яңарттык, шул исәптән Җиңү монументы янындагы зонаны һәм паркка төп керү юлын да», – дип өстәде Илсур Метшин.
«Тәбриз» скверы
Алберт Шәйнуров, «Тәбриз» скверына да тукталды. Быел Декабристлар һәм Восстание урамнары киселешендә урнашкан «Тәбриз» скверында балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Узган ел әлеге территория 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү чарасында җиңүче булган. Алга таба җәяүлеләр өчен бердәм ял урыны булдыру максатыннан территорияне Мәскәү базары янындагы сквер белән тоташтыру күздә тотыла. Проект халыкка иҗтимагый фикер алышу чарасында тәкъдим ителәчәк.
– Казан эзлекле рәвештә илнең иң яшел һәм уңайлы шәһәрләр статусын ныгыта бара. Соңгы 15 елда Татарстан башкаласында төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр мәйданы биш тапкыр артып, бүгенге көндә 627 гектар парк һәм сквер исәпләнә, – диде Алберт Шәйнуров.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез