Россия һәм Белоруссиядән килгән туристлар автобусы юл фаҗигасенә дучар булган.
Төркиянең Анталья провинциясендә туристлар утырган автобус юлда коточкыч авариягә очраган, дип яза “МК”. Җирле массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматларына караганда, пассажирлар арасында Россия һәм Белоруссиядән килүчеләр, шул исәптән балалар булган.
Автобус 20гә якын кешене аэропортка алып барганда һәлакәткә юлыккан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 16 туристка зыян килгән. Аларны хастаханәгә озатканнар. Автобус йөртүче һәлак булган.
Автобусның зур тизлектә баганага килеп бәрелүе мәгълүм. Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган фотосурәтләрдән күренгәнчә, транспорт чарасының алгы өлеше тимер өеменә әйләнеп калган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat