Аның арсеналында биш дистәдән артык роль бар. Биюче кыз Нелли («Хикмәтле доклад»), «Сихерче» Сәвилә, «Өметсез хыяллар»дагы авыр язмышлы Магдалена да ул. Никадәр холык һәм никадәр язмыш. Артист күп тормышларны яшәп каравы белән бәхетле, ди Татарстанның халык артисты Миләүшә Нәҗмиева. Тинчурин театрының төрле чакларын күргән актриса белән үзенчәлекле һөнәр, аның язмышка тәэсире һәм театр хәлләре турында сөйләштек.
– Театр ул — …
– сихри дөнья. Театр – минем тормышым инде ул. Эшли башлавыма 38 ел булды. Бу – укыган елларны кертмичә, анысын да кертсәң, 40 елдан артык. Кайчак, үткәннәремне барлап, үземчә нәтиҗә ясыйм да, гомер шулкадәр тиз уза, дип уйга калам. Андый мизгелләрдә, бәлки, башка өлкәдә эшләсәм, нәтиҗәсе күбрәк булган булыр иде дигән уй да туа. Аннан, барыбер, минем тормышым ул – театр, дигән фикергә киләм. Аның үз рәхәте, үз авырлыгы, кабатланмас үзенчәлеге бар. Чөнки без үз гомеребездә күпме тормышларны уйнап карыйбыз һәм һәр очракта яшәү мәгънәсен табып, түбәнлеккә төшмичә, югарыга менү юлларын табабыз. Артистларның яшәве бик кызыклы, шуның белән бәхетле дә инде алар.
– Сез Тинчурин театрының төрле чорларын күргән артист. Сезнең фикерегезчә, бүген ул нинди этапта?
– Хәзер җиңел формага күчтек кебек. Беренче планда яшьләр, әлбәттә, яшьләр гел кирәк инде ул. Яшьлек булмаса, тормыш тукталып калыр иде. Әмма яшьлек янәшәсендә тәҗрибә дә булырга тиеш. Шулай иткәндә гармония булыр иде. Һәр килгән режиссер әнә шул халәтне сакларга тырышсын иде. Чөнки сәхнәдә барысының да үзе урыны бар: яшьлекнең дә, картлыкның да, нәфиснең дә, юанның да – һәммәсенең дә.
Тинчурин театры гаиләсендә яңа кеше – яңа режиссер. Шәхсән үзем әле ияләшү этабын үтәм. Бу – табигый халәт. Ә үткәннәргә борылып карасак, андый этаплар шактый үтелгән инде. Марсель Сәлимҗанов курсында укыдым, Илдар Хәйруллин мәктәбен дә үттем. Аннан Тинчурин театрында Празат Исәнбәт кул астында беренче адымнарымны ясадым. Аның белән эшләү – үзе бер бәхет иде. Ул һәр кешегә – олысына-кечесенә хөрмәт белән карады.
– Берара Тинчурин театрына игътибар кимеде кебек. Театр фестивальләрдән дә читтәрәк калды. Бүген театр ни хәлдә, аңа игътибар арттымы?
– Игътибар артты, дип әйтеп булмый әле. Артисттан тормый инде ул. Ул өметләнеп яши генә ала. Ә фестивальләр артистка бик кирәк.
Тәҗрибә алмашу, түл җыю, аралашу дигән сүз бит ул. Ә бит Тинчурин театрының үз йөзе, үз юлы бар. Безнең театр да көчле. Аның фестивальдә катнашырлык, гастрольләрдә йөрерлек мөмкинлекләре бар. Күчмә театр булганда без өйгә кайтып кермәдек, аннан стационарга калдык. Хәзер Татарстан буенча гастрольләребез булса да, чит төбәкләргә, чит илләргә чыкканыбыз юк. Тинчуринлыларга юллар ачылсын иде дигән теләктә мин.
– Артист та төрле чорларны үтә. Рольле, рольсез вакытлар була. Үзегезгә игътибар җитәрлекме?
– Артист тормышы кардиограмма шикелле инде ул: бер күтәрелә, бер төшә. Кайсы вакыт рольләр бик күп була, кайсы вакыт бетеп тә китә. Сиңа нинди икмәк язган – шуңа канәгать буласың инде. Минем икмәгем уртача булды. Яшьлектә уйныйсы килгән образлар да булгандыр, хәзер андый хисләр юк инде. Ә рольләрем күп булды, аларның кайсылары яңа рольгә керешкәндә төшкә дә керә. Аннан юкка түгел бит бу дип, эзләнә башладым инде. Беренче адым ясаганнары – иң кадерлеләре.
– Артист бәхете режиссердан, диләр. Сезнең бу җәһәттән бәхет булдымы?
– Сәхнә тормышым бик бәхетле булды. Күп режиссерлар белән эшләдем һәм һәрберсеннән ниндидер сабак алдым. Празат Исәнбәт бик зыялы кеше һәм ул хатын-кыз – иң гүзәл зат дигән фикерне сеңдерде. Илдар Хәйруллин исә иҗатта нык булырга, куелган максаттан тайпылмаска һәм курыкмаска, көчле булырга өйрәтте. Аңа, ышанып, төп рольләрне тапшырганы өчен рәхмәт. Болар – «Сөембикә егет сайлый»да – Сөембикә, «Әстәгыфирулла»да – Иркә һәм башка образлар. Рабит Батулла үсендерә белде, андый эшнең нәтиҗәсе бик яхшы була. Рәшит Заһидуллин артистлар белән энәсеннән җебенә кадәр эшләп, аларның яшерен мөмкинлекләрен ача белде. Хәзерге укытучыбыз – режиссер Туфан Имаметдинов белән «Ай, былбылым» спектаклен чыгардык. Үзенчәлекле, заманча. Әйтәм бит, әлегә ияләшү процессы бара.
– Без сезне бик матур җырлый һәм өздереп бии торган артист дип тә беләбез. Ул сәләтләрегез сәхнәдә тулысынча файдаланылдымы?
– Җырлау, бию сәләте бар, әмма алар тулысынча ачылмый калды. Мәсәлән, музыка мәктәбенә виолончель классына укырга кердем, әмма тәмамламадым. Ул бер үкенеч булып калды. Бию мәктәбенә дә йөрмәгәнмен. Хәер ул заманда биеп йөрүне бик кабул итеп тә бетермиләр иде. Татар гомер-гомергә тыйнаклыкны ярата бит ул, чекрәеп күзгә кергәнне өнәми. Ә мин «Ромэн» чегән театрын ярата идем, шуңа каникулларны Мәскәүдә уздырырга тырыштым. Аларның биюләрен өйрәнеп, чегән театры артисты булырга дигән уй да туган иде бервакыт. Бу сәләтләр әнә шулай ачылмыйча калды, ә театр артисты булам дигән уй чынга ашты. Хәтерлим: училищега укырга кердем дә сөенче алырга әни янына хастаханәгә йөгердем. Ул: «Һай, Аллам» – дип кенә куйды, бүтән бер сүз дә әйтмәде. Бәлкем күңеленнән юридик белем алуымны көткәндер. Чөнки аңа әзерлек бар, «беспризорник» балалар белән эшләү практикасын да узган идем инде.
– Бу хыялыгыз сәхнәдә тормышка ашкан түгелме соң?
– Сәхнәдә дә погонлы форма киеп уйнаган булды. Ул елны Тинчурин театрында ремонт эшләре бара иде. Мин исә спектакль өчен теккән форманы киеп, әзерләним әле дип театр буйлап арлы-бирле йөри башладым. Күз чите белән күрәм: эшчеләр берәм-берәм юкка чыга башлады. Озак та үтми, театрга тикшерү килгән дигән сүз таралды. Артистның тәэсир көче инде бу, бер караганда.
– Сәхнә шәхси тормышка тәэсир итәме?
– Әле ничек кенә! Бер яктан күп тормышларны уйнап үзебезне бәхетле хис итсәк тә, тормышта күп нәрсәләрдән мәхрүм булганбыз. Сәхнә сине тулаем үзенә йота ул, ә моны гаиләң ничек кабул итә? Кабул итмиләр икән, тормышың барып чыкмый, ялгыз каласың. Икең бер һөнәр иясе булганда күпкә җиңелрәк, әлбәттә. Тинчурин театрында андый гаиләләр шактый.
Яшьли тол калсам да, тормышымнан зарланмыйм. Игътибарым кызымда, иҗатта булды. Һәм бу мәсьәләгә кире кайтмаска булдым. Ялгыз калуыма үкенмим. Әмма ялгызлыкны кем ничек кичерә бит! Аллаһы Тәгалә адәм балаларын парлы итеп яраткан, гомумән, бу дөньяда бар нәрсә парлы. Һәм, миңа калса, ялгызларга тиң ярын табарга булышу – бик зур савап. Менә мин театрда шул эш белән шөгыльләнәм. Икенче һөнәрем буенча психолог булгач, кешеләрне өйрәнү, кавыштыру җиңел бирелә. Шулай итеп, Тинчурин театрына спектакль карарга килгән кеше махсус тартмага анкета салып калдырса, миңа эш булды дигән сүз инде. Бер-берләренә туры килгән кешеләрне очраштырам һәм үзләре хәбәр итмәсә, алга таба тормышларына кысылмыйм. Кавыштык дип хәбәр итүчеләр дә бар, аларына чын күңелдән сөенәм.
Беркемнән дә бернәрсә дә өмет итмәскә кирәк. Рәхмәткә дә өметләнмә, үткәләткәннәр икән, гафу үтенүләрен дә көтеп яшәмә. Яхшылык эшлә дә суга сал, ди бит халык әйтеме. Миннән 20 елдан соң килеп, синең хакта дөрес уйламаганбыз, дип гафу үтенгәннәре бар. Күпме еллар шуны онытмыйча, шул йөкне күтәреп яшә инде. Үткәреп җибәрә белү – үзе бер сәнгать ул.
– Сәхнә әти белән дә күрештерә бит әле…
– Бу яшьтә боларны искә алу кирәкме икән инде… Гыйбрәт өчен дисәк кенә. Иң әүвәл, нык булганы, тормышны җигелеп алып барганы өчен әниемә рәхмәт. Ул исән-сау, бик бәхетле картлык кичерә. Яшьлегендә җиңел булмагандыр, чөнки әти миңа өч ай булганда безне ташлап чыгып китә һәм бик күпкә яшь ханым белән тормыш кора. Ир белән хатын арасында төрле хәл буладыр, әмма бала белән кызыксынмавы гаҗәп. Мин кимсенүне белмәдем. Әни тырышлыгы белән андый уй башка да килеп карамады. Ә әти булырга тиешле кеше минем белән танышырга 30 яшемдә эзләп килде. Спектакль башланырга санаулы минутлар гына калган иде, чакырып чыгардылар. Сөйләшә дә алмадым. Шуннан соң башка күрешмәдек. Күрәсең, икебездә дә ниндидер хисләр уянмагандыр.
– Бай, матур тормыш үтелгән. Һәр очрашкан кешедән ниндидер сабак, гыйбрәт алынган һәм гомернең иң кадерле бүләк, тормышның бары мизгел генә булуы аңланылган.
Блиц—сораштыру
– Яраткан шөгыль.
– Чегән биюе, музыка тыңлау.
– Тормышта иң зур терәк.
– Әни.
– Кемнән үрнәк аласыз?
– Кызымнан.
– Иң рәхәт ял кайда?
– Өйдә, ялгызлыкта.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat