Акча эшләү – хәрам гамәл түгел. Әмма аны табу ысуллары хәләл булырга тиеш. Һәрхәлдә, динебез шулай куша. Сүз дә юк, бүгенге җәмгыятьтә акчасыз өйнең теге ягына да чыгам димә! Мөселманга нинди өлкәләрдә хезмәт куярга рөхсәт ителә? Хатын—кызга эшләмәсә дә ярыймы? Эш бирүченең хезмәткәре алдында нинди бурычлары бар?
Бу һәм башка сорауларга «Әл—Мәрҗани» мәчетеннән Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирде.
– Ислам динендә мөселманнарга хезмәт куярга ярамаган эш өлкәләре бармы?
– Шәригатебез гамәлләрне яраган һәм ярамаганнарга бүлеп, билгеле бер кысада тота. Мөселманнарга хезмәт куярга ярамаган эшләр дә, әлбәттә, бар. Әйтик, риба (процентка акча бирү) белән эш итә торган урыннар, банк, хәрам азык-төлек сата торган урыннар, исерткеч эчемлекләр салып, эчертә торган кафе-рестораннар. Хәрам ризыкны фәкать ашаган, эчкән кешегә генә түгел, аны алып кайткан, урнаштырган, саткан, ясаган кешегә дә гөнаһы языла.
Банк димәктән, Казанда махсус шәригатебезгә туры килгән банклар бар. Бу системада эшләргә теләүчеләр монда урнаша ала. Дәүләт банкларында да хәләл бүлекләр бар. Эшлим дисәң, мөселманга мөмкинлекләр бар.
– Хатын кыз: «Минем эшләмәскә хокукым бар!» – дип, өйдә утыра аламы?
– Дини күзлектән карасак, хатын-кызны ире тәэмин итеп тора ала икән, бу вакытта гүзәл зат эшкә йөрмәсә дә була. Әмма ул «ирем эшли» дип, тик кенә утырып тормый инде. Хатын-кыз гаиләне, өйне карап торырга тиеш. Хатын-кыз гаилә учагын саклаучы зат бит. Ул разый булып, иренә итагать кылып яшәргә тиеш.
Хәзерге заманда исә бик күп хатын-кызларның үз бизнеслары бар. Кайберләре ир-атлардан да дәрәҗәлерәк, хезмәт хаклары да күбрәк. Гаиләдә кем генә күпме генә эшләмәсен, бу бер-береңне гаиләдә аңлауга, санга сугуга берничек тә комачауламаска тиеш.
Үткәннәргә карасак, әбиләребезнең ни дәрәҗәдә тыйнак булуларына игътибар итәрбез. Хәзер инде хатын-кыз белән ир-атның рольләре алмашынды. Хатын-кыз югарырак үрләргә үрмәли. Әмма болай итеп элеккеге тыйнаклык, оялчанлык кебек сыйфатлар югала.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыны Хәдичәне генә алыйк. Алар өйләнешкәндә пәйгамбәребезгә (с.г.в.) – 25, тол Хәдичәгә 40 яшь була. Дини китапларга күз салсак, Хәдичәнең бик дәрәҗәле «бизнесвумен» булуы, аның сату-алуга бәйле шөгыле барлыгы билгеле.
Пәйгамбәребез чорында хатын-кызларны идарә эшләренә катнаштырмаганнар.
– Карьера артыннан куучыларга карата динебез нинди фикердә?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Дөньялыкны кайгыртыгыз, мәңге яшәгән сыман. Ахирәтегезне кайгыртыгыз, бүген якты дөньялардан күчәм сыман», – ди. Ягъни ул тырышырга куша. Карьерасы хәләл юлга корылсын. Карьера артыннан куа икән, ул дөньялык өчен генә булмасын. Адәм баласы догасын да, гыйбадәтләрен дә калдырмаска тиеш.
Адәм баласы үз тормышын алып барганда тормыш арбасыннан төшеп калырга тиеш түгел. Мөлкәтен дә, малын да тупларга тиеш ул.
– Кайбер гаиләләрдә фәкать хатын—кызлар гына акча эшли. Ирләр исә бала белән өйдә утыра. Ир—атның өйдә утыруына дин каршы килмиме?
– Ир-ат – гаиләне ризыкландыручы, мал табучы. Әмма алдарак телгә алынган сыйфатта яшәүче гаиләләр дә җитәрлек. Күп очракта хатын-кыз: «Мин моны үзем булдырам, үзем эшлим», – дип, гаиләнең финанс ягын үз өстенә ала. Әмма ул: «Мин синнән күбрәк акча эшлим», – дип ирен мыскылларга, түбәнсетергә тиеш түгел. Әгәр дә хатын-кызның шәригатебездә рөхсәт ителгән юл белән мал табарга теләге, акча эшләргә хирыслыгы бар икән, каршылык юк. Сәламәтлеге яисә башка төрле сәбәп белән ир-ат өйдә бала тәрбияләп утыра, ә гүзәл зат эшкә чыга икән, зыян юк. Гаиләдә бер-береңә терәк булып яшәү хәерле.
– Эшләгән өчен, эшләгән кешенең чыккан тире кипкәнче хакы түләнергә тиеш, диелә хәдистә. Эш бирүче вакытында акча түләмәсә, сәбәпсез генә акчаны «тотып» калса, аңа гөнаһ буламы?
– Тире кипкәнче дигәнне тиз арада дип аңларга кирәк. Башкарган эшкә бәясе дә вакытында түләнергә тиеш. Әлбәттә, эш бирүче алдан ук билгеле бер эшне башкарган өчен фәлән бәя була дип, эшне башкаручы белән килешеп куя икән, акчасын да килешкәнчә түләргә тиеш. Сәбәпсез акчаны тоткарлый, «кисә», штраф сала икән, бу бәндәгә гөнаһы була, әлбәттә. Ниндидер сәбәп бар икән, хезмәткәр хаталарын дөресләп, тулы хезмәт хакын алу өчен тырышырга тиеш.
– Эш урынында уңышка ирешү, эшнең уңай баруын теләсәң, нишләргә?
– Гомумән, эш урынында гына түгел, нинди генә хезмәткә алынсак та, без иң элек Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылырга тиеш. Шулай итсәк, ул безгә булышыр, ярдәменнән ташламас. Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), һәр көнне шушы доганы кылсак та, хәерле булыр, ди: «Бисмилләһи, тәүәккәлтү гәләәллааһи үә ләә хәүлә үә ләә куүүәтә илләә билләәһ». Мәгънәсе: «Аллаһ исеме белән Аллаһка тапшырылдым, Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр». Тәвәккәл кылып, Аллаһка тапшырып башланган эшнең нәтиҗәсе яхшы була.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat