Татарстанда алдагы көннәргә һава торышы: көчле җил һәм бозлавык турында кисәттеләр

Татарстанга төньяктан циклон үтеп керү сәбәпле, салкынайтты, карлы яңгырлар башланды. Җомга – 1 ноябрь һәм шимбә – 2 ноябрьдә яңгыр, юеш кар, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә. 1 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы 0…+3, 2 ноябрьдә +1…+6 градус күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә -3…+2 градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Якшәмбе – 3 ноябрьдә дә юеш кар-яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Көндез һава температурасы +1…-2, төнлә -1…-6 градус чикләрендә тирбәләчәк. Юлларда – бозлавык.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башы – 4-5 ноябрьдә карлы-яңгырлы тотрыксыз һава саклана. Көндез дә салкын: 0…-4 градус. Төнлә -1…-6 градус булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү