Төркиянең Белек курортында Россиядән килгән берничә дистә турист, тән температурасы 39 градустан артып китү сәбәпле, җирле хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән. Табиблар аларга төгәл генә диагноз куя алмый, дип яза SHOT телеграм-каналы. “Гемотест” лабораториясе табибы Ольга Уланкина “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, күпчелек илләрдә “Коксаки” вирусын бик җиңел генә йоктырырга мөмкин.
SHOT мәгълүматларына караганда, чирнең иң көчле фазасы 4-5 көн чамасы дәвам итә. Бер версия буенча – “Коксаки” вирусы, икенчесе буенча – COVID-19 инфекциясенең яңа төре бу. Ротавирус булырга мөмкин, дигән фикер дә бар. Төркия табиблары авыру йоктыручыларга “билгесез инфекция” дигән диагноз куйган. Аларның кан анализлары начар.
Телеграм-канал язганча, Россия туристларының бер өлеше юлда – өйләренә кайтканда самолетта чирли башлаган.
“Коксаки – энтеровируслар “токымыннан”. Күпчелек илләрдә, шул исәптән Россиядә дә очрый”, – дип билгеләп үткән Уланкина.
Аның әйтүенчә, чир җиңелчә уза, өч-дүрт көн дәвам итә. “Чирнең эчәкләргә тәэсир итә торган төре дә тән температурасы күтәрелүгә китерә. Әмма бу очракта эч авырта, укшыта-костыра”, – дигән табиб. Аның сүзләренә караганда, вирус аяк-кулларда, авыз куышлыгында вак кына бетчәләр барлыкка китерергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat