Ана капиталы күләмен һәр квартал саен арттырмакчылар

Ана капиталын һәр квартал саен индексацияләү тәкъдим ителгән закон проекты Россия Хөкүмәтенә карауга җибәрелгән. “Балалы гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары турында” законга төзәтмәләр кертергә ниятлиләр. Бу хакта ТАСС документны эшләүчеләр сүзләренә таянып яза.

Закон проектын тәкъдим итүчеләр аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта ана капиталы күләме елына 1 тапкыр гына индексацияләнә. Шуңа күрә дәүләт ярдәме кыйммәтен югалта. Өченче һәм дүртенче кварталларда аеруча нык сизелә бу.

Моннан тыш авторлар басым ясап әйткәнчә, соңгы вакытларда Россиядә күчемсез милек бәясе генә түгел, бәлки ипотека ставкасы, башка төрле кредит ставкалары да арткан. Ана капиталы, үз чиратында, гаиләләргә ярдәм итәргә, балалар тууга этәргеч бирергә тиеш. Әмма бәяләр арту сәбәпле, әлеге ярдәм төренең нәтиҗәсе югала, дип искәрткән закон проектын тәкъдим итүчеләр.
Шуңа күрә алар ана капиталын һәр квартал саен арттырмакчы. Мондый чара ел дәвамында капиталның кыйммәтен саклап калуга ярдәм итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү