Бәйрәм ялларын кайда һәм ничек уздырырга?

Яңа елга аяк басып, гыйнвар башын ял итеп уздырыр көннәргә дә күп калмады. Ул ялларны ничек кызыклы итәргә? Татарстанда кая барып, ниләр күрергә? Бу һәм башка сорауларга «Диалог» (яки Төбәк белән идарә итү) үзәге ярдәме белән уздырылган «туры эфир»да Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җавап бирде.

Туладан да, Воронеждан да…

Ялларда барып күрергә кирәкле урыннарны «баллы»га калдырып, туризм тармагындагы кайбер яңалыкларга тукталыйк. Татарстанның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе сөйләвенчә, быел бәйрәм ялларында Казанга килүче туристлар саны тагын да артыр дип көтелә. Моңа Татарстан башкаласына илтә торган юлларның артуы да сәбәпче. Билгеле булганча, узган елның декабрь азагында М12 трассасы ачылды. Иванов билгеләп үтүенчә, Яңа ел алдыннан гына ачылса да, бәйрәмне Казанда каршыларга яңа юлдан килүчеләр саны хәйран гына булган.

– Яз, җәй, көз айларында туристлар яңа трассаның ни дәрәҗәдә уңайлы булуын аңлагандыр дип уйлыйбыз. Кышкы озын ялларда да якын-тирә төбәкләрдән Казанга нәкъ менә машинада килүчеләр саны артасына шигебез юк. Иваново, Ярославль, Кострома, Воронеж, Тула һәм башка өлкәләрдән туристлар саны артыр дип уйлыйбыз, – диде Сергей Иванов.

Азнакайда да, Яшел Үзәндә дә…

Соңгы арада туризм тармагы турында сөйләгәндә телдән төшмәгән тагын бер яңалык – туристик салым. Сергей Иванов «туры эфир» вакытында әлеге салым кертелгән тагын берничә Татарстан шәһәрен атады.

– 2025 елның 1 гыйнварыннан Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Болгар һәм Азнакайда туристик салым алына башлаячак. Ул яшәү өчен түләүгә кертелеп, аның 1 процентын тәшкил итәчәк. Моннан тыш, Татарстанның тагын берничә районында бу системаны расларга җыеналар, – диде комитет башлыгы. – Салымның күләме зур түгел, шулай да, ул туристик инфраструктураны яхшырту өчен мөмкинлекләрне арттырачак.

Яңа ел тамашалары 

Яңа ел бәйрәмнәрен рәхәт һәм күңелле үткәрү ысулларын барлыйк. Татарстанда туризм тармагы өчен җавап бирүче Сергей Иванов сүзен башкаладан башлады. Казанның төрле почмакларында, елдагыча, Яңа ел тамашалары узачак. Алар турында әле сөйләрләр. Иң күп чаралар башкала үзәгендә – Казан Кремлендә планлаштырылган. Чыршы бәйрәмнәре, әкияти тамашалар, ярминкә-күргәзмәләр… Кыскасы, Казанга килүче кунакларның иң яраткан урынында иң шәп программа әзерләнә. Ә бәйрәмнең төп атрибуты – Яңа ел чыршысының иң биеген, иң матурын «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда урнаштыра башладылар. Моннан тыш:

– Спорт сараенда – боз өстендә төрле шоу-программалар;

– Казан циркында – Яңа елга махсус тамаша;

– «Әкият» курчак театрында балалар өчен махсус программа әзерләнә.

Сүз уңаеннан, узган ел гыйнвар башына туры килгән ялларда Казан Кремлендә үткән чараларны 195 меңнән артык кеше тамаша кылган. Тамашачылар саны буенча лидерлар рәтендә – Казан циркы (86 мең), Зөя музей-тыюлыгы (44,87 мең), «Әкият» курчак театры (29,88 мең) һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (18,83 мең) булган.

Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе 

Балаларыгызга да, үзегезгә дә әкияти бәйрәм оештырасыгыз килә икән, Арчаның «Могҗизалар урманы»на барып кайтыгыз. Ул урманда Шүрәле дә, Кыш бабай белән Кар кызы да, башка без яраткан әкият геройлары да яши. Сергей Иванов ышандырганча, Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясе, елдагыча, Яңа ел программасы да әзерли.

Бәяләргә килгәндә, билет өчен 1700 сумнан башлап (2 яшькә кадәрге балалар бушлай керә) түләргә кирәк булачак.

Сүз уңаеннан, Кыш бабаебыз хыялларны чынга ашырырга да ярдәм итә. Аңа хәтта син дә, мин дә – теләгән һәркем хат юллый ала. Әйтик, быел ул инде дөньяның төрле почмакларыннан 8 меңләп хат кабул иткән. Безнең Бабакайга Германия, Австрия, Кытай һәм Япониядән дә хат язучылар бар икән! Балалары булганнар гына түгел, балачакка кайтып килергә теләүчеләр Кыш бабайның адресын резиденциясенең рәсми сайтыннан таба ала.

Тау чаңгысы комплексы 

Узган елның мартында Мамадышта тау чаңгысы (горнолыжка) комплексы ачылды. Ул чакта карлы сезонның «койрыгы»на гына эләгеп калган булсалар, быел кышкы спорт төрләрен үз итүчеләрне… кар явуга ук кунакка чакыралар. 500, 550 һәм 850 метр озынлыктагы өч трассасы булган әлеге комплекс күпләребез кебек кар ятканын көтә.

Сүз уңаеннан, яңа комплекста зиплайн, ягъни тимер канатта зур тизлектә таудан төшү җайланмасы да булачак, дип вәгъдә биргәннәр иде. 450 метрлы (Идел буе округында иң озыны!) зиплайн ачылышы да быелга кичектерелеп тора. Әмма монда аннан башка да ял итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ерактан килүчеләр өчен Мамадышта берничә глемпинг та эшли башлады.

Моннан тыш, Татарстанда «Свияжские холмы» (Югары Ослан), «Федотово» (Чаллы), «Ян» (Әлмәт), «Кукмара» тау чаңгысы комплекслары да бар. Кары булса, алары да эшли башлар.

Узган елгы бәйрәм ялларында Татарстан башкаласы 170 меңләп турист кабул иткән булган. Ә гомумән алганда, 2023 елда Татарстанга килгән туристлар саны 4,2 млн иде.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү