Һәлакәткә очраган самолетта исән калучылар саны 29га җиткән

Казахстанда һәлакәткә очраган самолетта Россиянең 16 гражданины булган. Бу хакта Казахстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, очкычта барлыгы 62 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы булган. Алар арасында 29 кеше исән калган. Бу хакта Казахстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Росавиация мәгълүматлары буенча, очкыч бүген 9.30 сәгатьтә һәлакәткә очрый. Казахстанның Актау аэропортына төшкән вакытта AZAL авиакомпаниясенең (Азәрбайҗан) Embraer 190 самолеты җиргә килеп бәрелгән. Самолетның Бакудан Грозныйга очышы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, һәлакәт судно кошлар көтүенә бәрелгәннән соң килеп чыккан. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләре бара.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү