Казан ипподромының элекке директоры 24 миллион сум урлауда гаепләнелә

Казанның Вахитов районы судында нәселле атлар сатып алуда караклык буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү эше башланган. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә – Казан ипподромының элеккеге директоры Марат Гыйльфанов һәм аның урынбасары Рүзәл Баһавиев. Алар аеруча зур күләмдә мошенниклыкта, “акча юуда” гаепләнелә.

Хөкем ителүчеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан нәселле атлар сатып алуга бүлеп бирелгән 24 миллион сум акчаны урлауда гаепләнелә. Тикшерүчеләр күздә тотканча, хайваннарны алар Казанның “Племконзавод” оешмасы аша сатып алганнар, ә бу оешма, үз чиратында, атларны “Актай” агрофирмасыннан алган.
Тикшерүчеләр күздә тотканча, гаепләнелүчеләр ипподромның элекке директоры белән берлектә 2018-2022 еллар аралыгында нәселле атлар сатып алуга һәм ат-спорт чараларын үткәрүгә бюджеттан бирелгән 24 миллион сумнан артыграк акчаны үзләренең кесәсенә салган. Шуннан соң, хезмәтләр күрсәтү һәм товарлар сату-алуга түләү рәвешендә. үзләре контролендәге счетларга законсыз төстә 19 миллион сум күчергәннәр.

Моннан тыш нәселле ат заводы директоры 2016 елда туганына 52 мең сумга (базардагы бәясе 600 мең сумнан артыграк ) “Беларус” тракторын саткан, 2020 елда, нәселле ат заводы гамәлгә куйган фирма директоры буларак, ялган займ килешүен рәсмиләштереп, тагын 3,5 миллион сум урлаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү