Бүген хәрби хезмәттә булган бер танышым чираттагы ялында олы яшьтәге әти-әнисе янына кайтмыйча, Анападагы волонтерларга кушылып, Кара диңгез ярларын мазуттан чистартып йөрде. Теләсә кайсы мизгелдә гомере өзелергә мөмкин булган кешенең экологик катастрофаны әнисеннән өстенрәк куюы миңа аңлашылып бетмәде, әлбәттә. Хәдис тә бар бит. Бер кеше пәйгамбәребез янына килеп, җиһадта катнашу өчен рөхсәт сорый. Пәйгамбәребез аңа: «Әти-әниең исәнме?» – дигән сорау бирә. «Әйе» дигән җавапны ишеткәч: «Алайса син үз көчеңне һәм тырышлыгыңны аларга хезмәт итүгә багышла», – дип әйтә Рәсүлебез.
Танышым белән сөйләшкәндә сүз үзеннән-үзе шул темага кереп китте.
– Олыгайган, ярдәмгә мохтаҗ әниеңне картлар йортына илтә алыр идеңме син? – дип сорыйм аңардан.
– Белмим, кистереп кенә әйтә алмыйм. Бәлки, аңа анда яхшырак булыр, анда үз эшләрен белгән кешеләр эшли. Профессионаллар. Миннән яхшырак караячаклар. Ул бит карыйм дип әйтергә генә җиңел, дарулар, памперслар, тагын әллә нәрсәләр – болар бар да акча бит…
Мин – хис кешесе. Акыл белән генә уйлап эш иткән кешеләрне кайвакыт аңлап та бетермим. Күңел кабул итми инде, хет нишлә.
Әйе, бәлки кемгәдер картлар йортында яхшырактыр да. Әнә күрше авылдагы җитмеш яшьлек ялгыз яшәүче бабай, үз-үзен бик белештермичә, кыш көне дә капка төбенә чыгып утыра башлагач, шунда урнаштырганнар, диләр. Ләкин берничә баласы исән-сау булган әби-бабайлар да бар шул анда. Әнә берсенеке кайчандыр зур җитәкче булган, диләр. Көн дә иртән бизәнеп-ясанып эшкә йөрергә гадәтләнгән ул апа, картлар йортында да зиһене чуалган көннәрдә шулай киенеп капкага хәтле килә икән дә бикле капкага килеп төртелгәч: «И-и тагын автобуска соңга калдым», – дип уфтанып, кире борыла икән. Җитеш тормышлы балалары янына сыймаган әби бу.
«Хөкем итмә, хөкем ителмәссең», – диелә Тәүратта. Шундый риваять тә бар: монафикълар бары тик яхшылык белән җиңәргә өйрәтүче Гайсә пәйгамбәр хозурына зина кылуда гаепләнгән хатынны тотып китерәләр һәм хөкем итүен сорыйлар. «Арагызда кайсыгыз гөнаһсыз, беренче ташны шул атсын», – ди ул. Беренче ташны атучы табылмый…
Мин шул рәвешле үземнең күңелемне тынычландырырга тырышам бугай. Әйе, төрле хәл була, әйе, үзе дә авыру булган кешегә олы яшьтәге анасын карау авырдыр; әйе, мохтаҗлыкта яшәткәнче, дәүләт карамагына тапшыру дөресрәктер; әйе, эш кешесе шулай җәмгыятькә күбрәк файда китерәдер. Минем акыл шулай ди. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, ди.
Ә күңелдә барыбер ниндидер ризасызлык. Яңа Чишмәдә картлар йорты булгач, кеше сүзе барыбер колакка керә бит. Әнә бер табибә ханым үзе эшкә барганда әнисен картлар йортына илтеп тора да кайтканда алып кайта икән. Җаен тапкан, димәк.
Сыйныфташым да зиһене чуала башлаган әнисен карый. Авырсынмый, зарланмый. «Әниеңне картлар йортына урнаштыру турында уйлаганың булмадымы?» – дигән сорауны бирдем аңа.
– Юк. Мең тапкыр «юк» дип әйтә алам, әнине картлар йортына бирмәс идем, чит-ят кешедән дә каратмас идем. Әнине ел ярым карадым, аннары апа эшсез калды да үзенә алды. Хәзер ул күбрәк апада тора, мин дә җаем булган саен алып киләм. Мин аны рәхәтләнеп карыйм. Әле ярый шулай карый алабыз, дип шатланып карыйбыз, апа да нәкъ шулай ди. Әле күптән түгел генә өч улы булган бер апаны картлар йортына китергәннәр, диделәр. Мин алай эшли алмас идем. Нишләптер кечкенәдән әнине югалтудан куркып яшәдем. Шуңа ышанып әйтә алам: үзебез исән-сау, үз акылыбызда чакта әнине андый җиргә тапшырмаячакбыз. Тәүбә-тәүбә.
Бик авыр вакытлары була аларның да. Төнлә, башкалар йоклап беткәч, «өемә кайтам» дип әйберләрен җыеп чыгып киткән чаклары да була әнисенең. Бер тапкыр ире белән таңга кадәр эзлиләр. Ул чактагы куркуларым, ди ул.
– Чарасызлыктан утырып елаган чакларым да булгалады. Ковид белән дә бик каты чирләп алды. Аллага шөкер, анысын да җиңеп чыктык. Безгә килгән сынау итеп кабул итәбез без аны, шуны лаеклы итеп үтә алсак иде, дип телибез. Кечкенәдән «әниеңә «әй» дип тә әйтмә» дигән сүзләр күңелемә уелып калган минем. Хәзер кечкенә баланы баккан кебек инде: ничек тә тәмлерәк ашатасы килә, уңайсыз түгел микән, дип әле бер ягына, әле икенче ягына әйләндереп яткырасың. Хәзер урын өстендә генә инде ул, барыбер озаграк яшәтәсе килә.
Беркемне танымый да инде әнисе. Ләкин күңеле белән яхшылыкны да, яман мөнәсәбәтне дә тоядыр ул дип ышана.
«Кайбер кеше ата-анага карата катырак була бит, бәлки заманында ата-ана үзе дә иркәләп үстермәгән булгандыр, төрле кеше бар, андыйларга бәлки картлар йортында яхшырактыр да. Этләшеп, дошманлашып яшәгәнче, барып хәлен белешеп йөрү хәерлерәктер бәлки. Өсте-башы да чиста булачак», – ди сыйныфташым, ләкин «дөбердәп» эшләп йөргән сау-сәламәт кешенең ата-анасын карарга теләмәвен ул да, нәкъ минем шикелле үк, кабул итә алмый.
Ул әйткән «катылык» турында уйлыйм да чыннан да хаклык күрәм. Күп вакытны эшкә биреп, гаиләсенә вакыты, көче калмаса, холкы белән дә кырысрак кеше булса, балалар күңеленә салынырга тиешле мәрхәмәтлелек орлыклары вакытында салынмаса, ата-ана белән балалар арасында була торган җылылык туып та бетә алмый. Шуңа динебездә иң элек гаиләгез турында, якыннарыгыз турында уйлагыз, диелгәндер дә. Әти-әнигә хезмәт итү дә җиһад булып санала ич диндә, чөнки бу – изгелек һәм хөрмәт күрсәтү гамәле, көндәлек тормышта үзеңнең бурычларыңны үтәүдәге тырышлык. Хәтта фидакарьлек тә.
Лилия Фәттахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat