Язын бит тиресен ничек дөрес тәрбияләргә? Дерматолог Дарья Диярова КИҢӘШЛӘРЕ

Ниһаять, көннәр җылытып, кояш нурларын мулдан сипкән мәлгә аяк бастык. Бу чорда тән тиресенә аеруча игътибар кирәк, ди косметологлар. Язын бит тиресен ничек тәрбияләргә? Кояш нурлары тән тиресен картайта, диюләре дөресме?

Табиб-дерматолог, косметолог Дарья Диярова белән шул хакта сөйләштек.

– Яз җиткәч, күпләр бит бозылудан зарлана. Бу нәрсәгә бәйле икән?

– Яз көне тән тиресе аеруча тәрбиягә мохтаҗ. Һава температурасы уйнау аркасында ул корый, кубалаклана, аеруча сизгергә әйләнә. Күпме генә ял итсәң дә, йөздән арыганлык бетми. Шуңа күрә яз көне тән, аеруча бит тиресе бозыла. Моны булдырмас өчен, бит тиресен көнгә ике тапкыр чистартып, тоник сөртеп, дымландырып торырга кирәк. Әмма бу чистарткыч чаралар составында зур күләмдә кислота, ретинол һәм С витамины булмаска тиеш. Юкса тәндә пигмент таплары пәйда булачак. Бу чараларны тән тиресенең төренә карап сайларга кирәк. Тән тиресен чистарткач, кояштан саклый торган крем да сөртеп куярга онытмагыз.

– Кояш дигәндә, язгы кояш җәйгесеннән хәтәррәк, диләр…

– Бу дөрестән дә шулай. Язгы кояш нурлары җәйгесеннән дә катырак яндыра. Шуңа күрә язын кояшлы көндә кызынырга теләүчеләрнең тән тиресе пешәргә үк мөмкин. Моннан тыш, ультрашәмәхә нурлар тән тиресен вакытыннан алда картайта, анда җыерчыклар, пигмент таплары пәйда була. Кояш астында чамадан тыш озак тору аркасында кешенең иммунитеты да какшарга мөмкин. Ник дигәндә, андый чакта организм бөтен көчен ультрашәмәхә нурларга каршы көрәшкә сарыф итә.

Дөресен генә әйткәндә, тән тиресен кызынмыйча гына да каралтып була. Моның өчен күбрәк кишер, кабак, кызыл борыч, карлыган, кузгалак ашарга кирәк. Алар составында бета-каротин дигән матдә бар. Ул тән тиресен каралта. Аны икенче төрле тире витамины дип тә йөртәләр.

– Кояштан саклый торган кремнар турында да фикерегезне ишетәсе килә…

– Без кояш яз-җәй айларында гына кыздыра дип уйларга күнеккән. Чынлыкта исә ул тараткан ультрашәмәхә нурлар ел әйләнәсе актив. Шуңа күрә кояшка каршы кремны да ел буе сөртергә кирәк. Аны хәтта болытлы көннәрдә дә кулланасы була. Ник дигәндә, ультрашәмәхә нурлар болыт аша да үтә. Аннары кояшка каршы кремнар тире яман шешеннән дә саклый. Шуңа күрә аларны курыкмыйча кулланырга мөмкин.

– Соңгы арада күз төбендәге тән тиресен патч ярдәмендә дымландыру да популярлашып китте. Аларны көн дә кулланырга ярыймы?

– Андый патчлар, дөрестән дә, битнең бу өлешен вакытлыча булса да дымландыра, каралган күз төпләрен агартып җибәрә. Әмма аны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Патчны атнага ике тапкырдан да ешрак кулланырга киңәш ителми.

– Мимика җыерчыкларыннан ниндидер крем, лосьон, битлекләр ярдәмендә генә котылып буламы?

– Тешне көн саен чистартырга кирәк булган кебек, бит тиресе өчен чыгарылган крем-битлекләрне дә даими рәвештә куллансаң гына файдасы булачак. Бит тиресен никадәр иртәрәк тәрбияли башласаң, шулкадәр яхшырак. Җыерчыклар пәйда булгач, аларны махсус крем, лосьоннар ярдәмендә генә бетереп булмый. Аннары бу чаралар битнең өстен генә рәтли. Проблеманы эчтән хәл итү өчен косметологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җыерчыктан котылам дип, теләсә нинди әйбер алганчы да иң элек белгеч белән киңәшләшергә кирәк.

Тән тиресе матур һәм сәламәт булсын өчен:

– Иң беренче чиратта, дөрес тукланырга кирәк. Көндәлек рационда ит, йомырка, балык, углеводлар (ярмалар), майлар (җитен, үсемлек, авокадо майлары), клетчаткага бай ризыклар (яшелчә, җиләк-җимеш) булырга тиеш.

– Көн дәвамында чиста су эчәргә дә онытмагыз.

– Тән тиресен саклау һәм тәрбияләү өчен, баллы, камыр ризыкларыннан, ысланган, тозлы, ачы ризыклардан, каһвә белән газлы эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Сөт ризыкларын да чикләргә кирәк.

– Организмга тиешле витаминнар да кереп барырга тиеш. Әмма аларны теләсә ничек эчәргә ярамый. Табиб белән киңәшләшеп, махсус анализ ярдәмендә организмга конкрет кайсы витаминның җитмәвен төгәл ачыклагач кына кулланырга кирәк.

Кояштан саклый торган кремнарны ничек дөрес сайларга?

– Кояштан саклану өчен SPF кремын сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм кайсы төбәккә барырга планлаштырылуын исәпкә алырга кирәк.

– SPF крем сөрткәннән соң, кояшта гадәттәгедән ун тапкыр озаграк була аласыз. Әйтик, «SPF 15» диелгән крем белән ак тәнле кеше кояшта 7 сәгать 30 минут була ала. Ә балаларга SPF дәрәҗәсе 50 дән дә ким булмаган крем сөртергә киңәш ителә.

– Кремнар билгеле бер вакытка исәпләнгән. Әйтик, диңгез суында коенганда, кремны һәр ике-өч сәгать саен яңадан сөртергә кирәк. Кояш тиз пешерә торган урыннарга (кул, иңбашы, бит) аны аеруча еш сыларга киңәш ителә.

– SPF кремын, кирәге беткәч, гади су белән генә түгел, ә сабын яки гель белән юып төшерергә киңәш ителә. Аннары кызынганнан соң сөртә торган махсус яки дымландыра торган крем кулланыгыз.

Тукландыра торган битлекләр

Лимонлы битлек. Йомырка агына 1 чәй кашыгы лимон согы салып болгатабыз һәм барлыкка килгән катнашманы биткә сөртәбез. 10–15 минут үткәч, аны юып төшерәбез. Юу өчен җылымса су кирәк. Битне салфетка белән корыту хәерле.

Балан битлеге. Бу битлек бит тиресе ялкынсынганда да булыша. Аның өчен баланнан җылымса ботка ясарга һәм биткә сөртеп, 10–15 минут тотарга кирәк.

Алмадан битлек. 1 аш кашыгы изелгән алмага 1 аш кашыгы кайнатылган зәйтүн мае кушып болгатабыз. Шуны биткә, муен, күкрәк турысына сөртеп, 20 минуттан соң юып төшерергә кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү