Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Мохтаҗрак гаилә корбан чалган булса, бөтен итен үзенә калдыра ала»

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 6 июньгә туры килә. Мөселманнарның иң көтеп алган, изге бәйрәме бу. Корбан чалганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Корбанлык малына нинди таләпләр куела?

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән шул хакта сөйләштек.

– Корбанга нинди хайваннар чалына ала?

– Корбанга сарык, тәкә, кәҗә, сыер, буйвол, дөя, ягъни ике тояклы булган хайваннар чалына ала. Сарык, кәҗә 1 яшьтән дә кечерәк булмаска тиеш. Әгәр сарык бик зур булса, хәтта алты айлык сарыкны да чалырга рөхсәт ителә. Чалыначак сыер, үгезгә килгәндә, алар, ким дигәндә, ике яшьлек булырга тиеш.

– Билгеле бер сәбәпләр аркасында кеше корбан чалу урынында була алмаса, аның исеменнән корбанны башка кеше чалдыра аламы?

– Әйе, әлбәттә, аның өчен моны башка кеше дә эшли ала. Иң мөһиме: ул кеше мөселман булырга, корбан чалуның тәртибен белергә тиеш.

– Корбанны хәзер өйдән чыкмый гына чалдырту хезмәтләре булдырылды. Картага акча күчерәсең дә синең өчен чалып та, эшкәртеп тә, хәтта таратып та бирәләр. Бу рәвешле чалдырылган корбан дөрес буламы?

– Әйе, дөрес була. Безнең мәчетебездә дә андый мөмкинлек тудырылган. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен бик уңайлы бу. Өйдән чыгарга мөмкинлеге булмаган кеше дә шул рәвешле корбан чалдырып, ниятен чынга ашыра ала.

– Корбан чалып биргән кешегә шушы корбан итен биреп кенә исәп-хисап ясау дөрес буламы?

– Юк, болай эшләү тыела. Ник дигәндә, корбан ите сатылмый. Ул эш хакы да була алмый. Без аны бүләк итә, сәдака итеп бирә, аны пешереп ашата алабыз. Әмма сатарга ярамый.

– Корбан сарыгының тиресен сатарга рөхсәт ителәме?

– Тиресен сатарга ярый. Ләкин сатылганнан кергән керемне үзең өчен кулланырга ярамый. Аны мохтаҗларга сәдака итеп тарату хәерле.

– Корбан сарыгыннан шашлык пешерергә ярыймы?

– Корбан итеннән нәрсә теләсәк шуны, шул исәптән шашлык та пешерә алабыз. Ләкин корбан итеннән әзерләнгән ризык янында хәмер эчү, тәмәке тарту, гайбәт сөйләү, сүгенү тыела.

– Корбан ите ничек бүленә?

– Мохтаҗрак гаилә корбан чалган булса, бөтен итен үзенә калдыра ала. Корбан ите үзе өч өлешкә бүленергә тиеш. Корбан чалган кеше аның бер өлешен – мескеннәргә, күршеләргә, фәкыйрьләргә, бер өлешен – туганнарына, якыннарына өләшергә, тагын бер өлешен үзенә калдырырга тиеш.

– Сөякләрне ни эшләтергә? Эткә бирергә ярыймы?

– Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, мае да, сөяге дә, каны да кирәкми. Аллаһы Тәгалә безнең күңелгә карый. Без корбанны нинди ният белән чалабыз? Әмма корбан малының сөякләре теләсә ничек аунап ятарга тиеш түгел. Шуңа күрә аны күмү кую хәерлерәк.

– Корбан чалганда мулла чакыру мәҗбүриме? Әллә доганы чалган кеше укырга тиешме?

– Хәзрәтнең вакыты булып, ул шунда барып, дога кылып, корбан дөрес итеп чалынса хәерлерәк. Хәзрәт җитешми икән, кеше аннан өйрәнеп, корбан чалганда үзе дә дога укый ала.

– Чалдырган корбанның итен ел дәвамында таратсаң буламы? Әллә аны озакка сузмыйча таратып бетерергә кирәкме?

– Бу итне икенче Корбан гаетенә кадәр сакласаң да була. Ләкин моның өчен аның тиешле шартларда саклануы, бозылмавы кирәк.

Корбанга чалынасы малга карата таләпләр:

– бер күзе дә сукыр булмаска;

– аягы аксамаска;

– колаклары тулысынча киселмәскә;

– тешләре коелмаска;

– койрыгының яртысыннан күбрәге киселмәгән булырга;

– имчәкләре үз урынында булырга;

– талчыккан, хәлсез булмаска;

– тумыштан колаксыз яки койрыксыз булмаска;

– чирләмәскә;

– нәҗескә буялмаска тиеш.

Хикмәтле сүз

«Адәм баласы, Корбан гаете көнендә корбан чалып, Аллаһ Тәгалә каршында зур мәртәбә казана. Ул корбан кыямәт көнендә мөгезләре, тиресе һәм тояклары белән килер. Хайванның каны җиргә тамганчы ук, корбан кабул ителгән булыр. Корбанны пакь һәм саф калеб белән Аллаһка тәкъдим итегез».

(Хәдис)

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шураларының бердәм карары белән, корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 53 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешенең артык 53 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү