Ял көннәрендә, Татарстанга циклон үтеп керү сәбәпле, җепшек кар явачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр җылына.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә-якшәмбе – 4–5 мартта көндез һава температурасы –2…+1 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә –2…–8 градус.
Синоптикаларның башлангыч фаразлары буенча, киләсе атна башында республикада аз гына явым-төшемле, салкынча һава саклана. Көндез –1…–4, төнге сәгатьләрдә –3…–8 градус булачак.