«ВКонтакте» социаль челтәренең «БашРегионСпас» төркемендәге волонтерлар Уфада 2013 елда хәбәрсез югалган 36 яшьлек Лиана Хәлилованы эзләү турында искә төшерде. Бу хакта Кызыл таң яза.
«2013 елның 1 декабреннән аның кайда булуы билгеле түгел. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ! Сезнең районда булуы да бик ихтимал», — дип кисәтә волонтерлар.
Лиананың кайдалыгы турында мәгълүматка ия һәркемнән 8-937-3-102-112 яисә 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat