Соңгы ял көннәрендә Казанда һава температурасы рекорд куйган. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, 25 мартта көндез һава температурасы 9,9 градус җылы булган. Соңгы рекорд 2014 елда теркәлгән: ул чагында һава +9,4 градуска кадәр җылынган.
26 мартта көндез һава температурасы +14,7 градуска җиткән. 2020 елда бу көнне +11,9 градус булган.
Беренче рекорд исә җомга – 24 мартта теркәлгән. Казанда +11,8 градуска кадәр җылыткан. Моңа кадәр 2014 елда җылылык буенча рекорд теркәлгән: ул чагында +10,5 градус булган.
Бүген – 27 мартта томан төшү көтелә. Көндез һава температурасы +11+16 градус. Синоптиклар фаразына караганда. 28 мартта аз гына яңгыр, +7+12 градус җылы булыр, дип көтелә.