«Керемгә салымнан азат итү торакны зуррагына алмаштырырга берникадәр этәргеч тә бирәчәк»

Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне йорт урнашкан җир һәм андагы хуҗалык корылмаларын сатканда салым түләүдән азат иттеләр. Моңарчы мондый ташламадан фатир һәм йорт сатучы әти-әниләр генә файдалана ала иде. Җир салымына бәйле башка үзгәрешләр дә бар.

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне йорт урнашкан җир һәм андагы хуҗалык корылмаларын саткандагы керемгә салым түләүдән азат итүгә бәйле канунны имзалады. Документтан аңлашылганча, яңалык 18 яшькә кадәрге (көндезге бүлектә укыган очракта, 24 яшькә кадәр) бала тәрбияләүче әти-әниләргә кагыла. Шунысы да бар: сатудан кергән акча шул ук елны яңа милек сатып алуга тотылырга тиеш. Моңарчы ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр фатир яки йорт сатканда гына мондый ташламадан файдалана ала иде. Ә менә йорт урнашкан җир кишәрлеге һәм биредәге хуҗалык корылмаларыннан алган керемгә барыбер салым түләргә туры килде.

– Яңа канун яшәү шартларын яхшыртырга теләүче гаиләләргә ярдәм итәчәк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Ишле гаиләдә болай да акчаның һәр тиене исәптә. Керемгә салымнан азат итү торакны зуррагына алмаштырырга берникадәр этәргеч тә бирәчәк.

Белгечләр агымдагы елда салым түләүгә бәйле үзгәрешләр турында да искә төшергән. Билгеле булганча, җир кишәрлекләре хуҗалары ел саен милек өчен салым түли. Ул һәр елның 1 гыйнварына «Росреестр»га кертелгән дәүләт кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Быел әнә шул саннар үзгәргән. Эш шунда ки: былтыр ил күләмендә җирләргә дәүләт кадастр бәяләве үткәрелде. Бу исә – түләүләрдә дә чагылырга мөмкин дигән сүз. Тик республикада яшәүчеләрне тынычландырганнар.

– Татарстанда яңача исәпләнгән җир салымы халыкка 2025 елда гына киләчәк. 2023 ел өчен җир салымы гамәлдәге кадастр бәясе буенча саналачак, – дип ачыклык керткән «Росреестр»ның Татарстандагы идарәсенең милеккә кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Татьяна Надысева.

Белгеч сүзләренә караганда, кадастр бәясе милеккә салым, дәүләт пошлинасы (мәсәлән, милекне мирас итеп кабул итеп алганда), җир кишәрлегеннән файдаланганда аренда хакы кебек түләүләрне билгеләү өчен файдаланыла. Базар бәясеннән аермалы буларак, ул – гомуми күрсәткечләрдән чыгып исәпләнә. Мәсәлән, кадастр бәясен ачыклаганда фатирдагы ремонтның булу-булмавы, тәрәзәләрнең елга ярына яки урманга карап торуы исәпкә алынмый. Милеккә кадастр бәясе турындагы мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталы яки «Росреестр»ның рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша алырга мөмкин. Әлеге хезмәт бушлай.

Эльвира Вәлиева

Сан

Бу елның марты белән чагыштырганда, апрельдә Татарстанда җир кишәрлекләренә сорау 48,8 процентка арткан. Шәхси торак йортларны – 35 процентка, фатирларны – 29, торак булмаган биналарны 28 процентка күбрәк сатып алганнар. Апрельдә икенчел торак базарында сату-алулар саны 38 процентка диярлек үскән. Бер ай эчендә 21 меңгә якын килешү теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 22 процентка күбрәк.

(«Росреестр»ның Татарстандагы идарәсенең матбугат хезмәтеннән)


Фикер өстәү