Яз башында таксида йөрүнең уртача хакы бер чакрым юл узган өчен 28,4 сум чамасы тәшкил иткән.
Татарстанда таксида йөрү бәясе рәттән икенче ай арзаная инде. Мартта такси хакы февральдәгегә караганда – 1 процентка, февральдә исә гыйнвардагыга караганда – 3,6 процентка арзанайган. Бу хакта “РБК” “Росстат” мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, март аенда Татарстанда таксида йөрүнең уртача хакы 1 чакрым юл узган өчен 31,8 сумга калган. Февраль аенда бу – 32,1 сум, гыйнварда – 33,3 сум булган. 2023 елның декабрендә исә уртача бәя 31,7 сум тәшкил иткән.
Яз башында таксиның уртача бәясе 1 чакрым өчен 28,4 сум чамасы калган. Гыйнвар аендагы белән чагыштырганда ул 2,5 сумга төшкән.