Синоптиклар Россиянең Европа өлешенә язның иртә киләчәген фаразлый

 Россиянең Европа өлешендә язның беренче билгеләре быел гадәттәгедән иртәрәк пәйда булачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Европа территориясендә язның беренче билгеләре — ноль градустан арту ягына күчү, кар, елгаларда һәм башка сулыкларда боз эрү. Бу — табигый синоптик билгеләр буенча яз башы. Әлбәттә, быел бу процессларның гадәттәгедән иртәрәк барачагын көтәргә мөмкин», — диде Вильфанд.

Аның сүзләренчә, язның иртә килүе җылы кыш белән бәйле: кар катламы тулысынча формалашмаган, ә сулыклар калын боз кисәге белән каплана алмаган.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанга җылы киләчәк, ул чакта һава шартлары начараю күзәтелә. Республика территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 10-13 градуска артып китәчәк.


Фикер өстәү