Башкортстанның Иглин районында бер көтү ат боз астына төшеп, бата язган. Хайваннарны судан чыгару видеосын социаль челтәрләрдәге битендә ат караучы Сәгыйтьҗан Идиятуллин бастырып чыгарган. Фермер сүзләренчә, һәлакәтнең сәбәбе — һава торышының салкын булмавы.
«Атлар су өстенә гадәт буенча кергәннәр», — дип ачыклык кертте ир-ат.
Бәхеткә, суга төшкән хайваннарны вакытында күреп алганнар. Атларны бау белән дә, кран һәм махсус техника ярдәмендә судан чыгарганнар.
«Аллага шөкер, барысы да яхшы узды, барысын да тартып чыгардык, оператив эш иттек!»- дип шатлыгы белән уртаклашкан Сәгыйтьҗан.
Ул көнне 11 ат боз астына киткән, алар барысы да коткарылган.