Татарстанда янгын чыккан йорттан 12 кеше коткарылган, бер кеше үлгән

Чистайның Ленин урамы 73А йортында кичке унннар тирәсендә күпфатирлы ике катлы йортның  баскыч мәйданчыгы һәм икенче катындагы коридор янган. Ут 90 квадрат метрны колачлаган.

Янгын сүндерүчеләр бригадасы килгәнче 10 кеше мөстәкыйль эвакуацияләнгән. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар икенче кат тәрәзәсе аша баскыч ярдәмендә 8 кешене коткарган, шулай ук йорт баскычыннан  битлек ярдәмендә 5 кешене чыгарганнар. Алар медиклар кулына тапшырылган. Соңрак коткарылган кешеләрнең берсе – 58 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Нәтиҗәдә, 12 кеше коткарылган, 4 кеше зыян күргән, аларның икесе балалар.

Бер сәгатьтән соң янгынны тулысынча сүндерелгән.


Фикер өстәү