– Татлы борыч үсентеләре тишелгәч үк “катып” калды. Нигә алар үсми икән?
Фарсил абый укучыбызның бу соравына болай дип җавап бирде.
– Үсентегә нәкъ менә тишелгәндә бик күп яктылык кирәк. Яктылык җитәрлек түгел икән, үсенте “ачыга”, нәзек булып үсә яки сулып төшәргә дә мөмкин. Борыч орлыкларын сез гыйнварда ук чәчкәнсез, күрәмсең. Ә бу – бик иртә.