Бәрәңгеләр кабат чәчәк ата: алыргамы, әллә алмаскамы икән? (Фарсил Зыятдинов киңәшләре)

Бәрәңге алу вакыты җитеп килә. Кайберәүләр, яңа тамыр җибәрә башлаган, кабат чәчәк ата башлады, дип “икенче икмәк”не ашыга-ашыга җыеп алу эшенә кереште дә инде. Без бу сәеррәк хәлнең сәбәпләренә, гомумән, бәрәңге саклау серләренә төшенү өчен танылган бакчачы Фарсил Зыятдинов белән элемтәгә кердек.

Фарсил абый әйтүенчә, бәрәңгенең яңа тамыр җибәрә башлавы яз һәм җәйнең бик җылы һәм шактый ук яңгырлы килүенә бәйле. Бәрәңге үсү өчен мөмкинлекләр кирәгеннән артып киткән, шуңа күрә шулай. Бу очракта бәрәңгене тизрәк җыеп алу ягын карарга кирәк, юкса уңышка зыян килергә мөмкин, ди ул.

Танылган бакчачы сүзләренә караганда, бәрәңге алырга бер атна вакыт кала сабагын чабып алу шарт. Бу бүлбеләрнең, ныгып, кабыгы калынаюы өчен кирәк. Юкса җыйганда, ташыганда юка кабыкка зыян киләчәк.

Саклауга килгәндә, иң яхшысы – бәрәңгене базда агач тартмаларга тутырып саклау. Мондый мөмкинлек булмаса, көшелдә саклау да начар түгел.  Әмма базда яшелчә өчен кулай температура (+2+4 градус) саклау мөһим, ди Фарсил абый.  Температураның моннан югарырак булуы – бүлбеләрнең тиз үрә башлавына, ә түбәнрәк булуы – тәме югалу һәм тизрәк черүгә китерә. Чөнки бу очракта бәрәңгедәге крахмал шикәргә әйләнә.

Бәрәңгене суыктан саклау өчен өстен салам яки киндер капчыклар белән каплыйлар. Гомумән, аны саламга төреп саклаучылар да бар. Тик бу очракта салам “юрган” бик калын булмаска тиеш, юкса, артык җылы булганлыктан, яшелчәгә зыян киләчәк. Температураны киметергә кирәк икән, төннекләрне, җиллекләрне ачалар.  Бакчачы әйтүенчә, пластик шешәләргә тутырылган суны суыткычта катырып, бозлы шешәләрне бәрәңге базына куючылар да бар икән.

Фарсил абый аңлатып үткәнчә, саклауга куйганчы, бәрәңге уңышына үлән төнәтмәсе бөркү бик әйбәт. Бүлбеләрне черүдән саклауның иң яхшы һәм нәтиҗәле юлы икән бу. Моның өчен 10 литр суга 1,5 кг сәрдә үләне (сныть), 3,5 кг әрем һәм 750 грамм тәмәке яфрагы (монысы булмаса да ярый) салып, бер тәүлек төнәтәләр. Бәрәңге уңышына (25 кг бәрәңгегә 100 мл чамасы төнәтмә исәбеннән) шуны бөркиләр. Әрем һәм  сәрдә үсемлеген бәрәңгеләр арасына  салып кына калдырырга да була (50 кило бәрәңгегә 0,5-1 кило үлән исәбеннән).

Бәрәңге өстенә нарат һәм чыршы ботаклары, миләш яфраклары, бөтнек җәеп куйган очракта да бәрәңге озаграк саклана, ди Фарсил Зыятдинов.

Валентина Семенова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү