Рөстәм Миңнеханов: «Без хәлләрнең теләсә кайсы якка таба борылышына әзер булып торырга тиешбез”

Татарстан Президенты Республика клиник хастаханәсенең мөстәкыйль эшләүче интенсив дәвалау блогында (реанимация блогы) булды. Бүлектә авыр хәлдәге сырхауларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Блокта ремонт үткәрелгән һәм өстәмә җиһазлар булдырылган. Әле ул 17 апрельдә генә ачылган.
Биредә бүген 7 реанимация ятагы бар. Дәваланучыларның һәммәсе ясалма сулыш алдыру аппаратна (ИВЛ) һәм канны кислород белән баету мөмкинлеге бирә торган аппаратка (ЭКМО) тоташтырылган. ИВЛ үпкәгә чиста һава тутырып, аннан углекислый газ “җыеп” алса, ЭКМО үпкәнең бөтен функциясен үзе үти: канны кислород белән баета һәм аннан углекислый газны чыгара.
“Хәтта бик авыр хәлдәге сырхауларга да ярдәм итә алырдай заманча җиһазларыбыз бар. Без хәлләрнең теләсә кайсы якка таба борылышына әзер булып торырга тиешбез”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Бизнесның социаль җаваплылыгы ярдәмендә, ягъни эшмәкәрләрнең булышлыгы белән мондый мөмкинлекләрнең барлыкка килүе аеруча мөһим”, – дип билгеләп үтте ул.

Безнең белешмә:
Интенсив терапия блогындагы җиһазлар:
— Электр приводлы 7 реанимация ятагы;
— 7 ИВЛ аппараты;
— 3 ЭКМО аппараты һәм аларны эшләтү өчен тотыла торган 5 комплект материал;
— сулыш юлларын тикшерү комплексы;
— мобиль рентген-аппарат;
— 4 датчик белән тәэмин ителгән портатив УЗИ-аппараты;
— кислота-селте халәтен билгеләү аппараты;
— инфузомат.

Әлеге проект Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Борисович Богуславскийның тәкъдиме һәм финанс ярдәме нигезендә булдырылган.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов РКБ территориясендә Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең Ситуацияләр үзәгендә эшләүче табиблар белән очрашты. Комплекста инде 2012 елдан бирле югары квалификацияле белгечләр консультация ярдәме күрсәтеп килә. 2020 елның 1 мартыннан үзәккә анестезиология-реаниматология буенча читтән торып консультацияләр бирү вазифасы йөкләнгән. Республиканың вакытлыча йогышлы авырулар госпитале итеп үзгәртелгән хастаханәләрендә дәваланучы авыр хәлдәге барлык сырхауларга ярдәм өчен биредән торып виртуаль консилиумнар (ZOOM режимында) уздырыла.
1 марттан бирле Татарстан Республикасы медицина оешмалары белән – 31 видеоконсультация, Илкүләм фтизиопульмонология һәм йогышлы авырулар медицина үзәге, башка федераль үзәкләр белән – 12 консультация үткәрелгән инде.
Президент бу эшнең үтә мөһим булуын искәртте. “Килеп туган шартларда табибларның кешеләребезне коткару хакына куела торган тырышлыгын берләштерү аеруча әһәмиятлегә әйләнде. Без тәүге тапкыр инфекциянең шушы төренә тап булдык, шуңа күрә бары тик уртак, көйле һәм, иң мөһиме – оператив хезмәт кенә хәлләрне контрольлектән ычкындырмаска һәм Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклауга ярдәм итәчәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, Ситуацияләр үзәгенең башка шундый үзәкләр (МЧС Кризислы ситуацияләрне идарә итү үзәге, “Защита” Бөтенроссия һәлакатләр медицинасы үзәге) белән элемтәдә торып эшләвен дә әйтеп үтәргә кирәк.

 

Фото: http://president.tatarstan.ru/


Фикер өстәү